Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татар җыры»нда Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхине искә алачаклар

Зур тамаша, грандиоз концерт, елның иң дәрәҗәле һәм масштаблы музыкаль вакыйгасы – бу сүзтезмәләр инде күптәннән «Татар җыры» халыкара эстрада фестиваленең синонимнарына әйләнде. «Алтын барс» премиясен тапшыру тантанасы күңел ачарга, күтәренке кәеф, онытылмаслык эмоцияләр бүләк итәргә чакырса да, быелгы тантанада лирик ноталарга да урын булачак.

Быел эстрадабыз зур югалтулар кичерде. Татарның йѳзек кашлары булган җырчыларыбыз – Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхи – безнең арабыздан китте. Бу вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмады. Фестивальнең алыштыргысыз, кадерле кунагы булган Хәния Фәрхине һәм татар сәхнәсенең легендасы Әлфия Авзалованы «Татар җыры»нда да искә алачаклар. Мәшһүр артистларыбызны аудиоязмада ишетеп, сәхнәдәге экраннарда күреп булачак.
Яшәү, ярату, туган якка кайту турында күп җырлар башкарган Хәния Фәрхи исән чагында Разил Вәлиевкә «китү» темасына җыр язуын сорап мѳрәҗәгать итә. Җырчының теләгенә каршы килә алмыйча, шикләнеп булса да, Разил Вәлиев шигырьнең беренче куплетын язып өлгерә. Кызганычка, әлеге шигырь юллары атаклы җырчыбызның чынлап та китәчәген фаразлау булып чыга. Хәния Фәрхигә тирән хѳрмәт һәм мәхәббәт йѳзеннән, «Татар җыры» фестивален оештыру комитеты Разил Вәлиевкә, әлеге шигырьне язып бетерү һәм җырчының якты истәлегенә багышлап «Татар җыры» сәхнәсендә уку үтенече белән, мөрәҗәгать иткән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев