6 декабрь 2021 яңалыклары
-
Җитмәгән дарулар, санатор дәвалануга алынмаган юлламалар, поликлиникада чират торган инвалидлар хакында сөйләштеләр
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Балкыш” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район хакимияте, социаль органнар, иминият, пенсия фондлары бүлекләре, җәмәгать оешмалары, аптека җитәкчеләре, хастаханә табиблары катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрелде.
-
Буа шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен авиамодельләштерү ярышларының зона этабы булып узды
5 нче декабрь көнне Буа шәһәрендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен авиамодельләштерү ярышларының зона этабы булып узды. Ярышларда Саба районы командасы составында Тимершык урта мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее укучылары катнашты.
-
Мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында шахмат һәм шашка буенча район ярышлары узды
Бүген, 6 нчы декабрьдә, “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында шахмат һәм шашка (64 һәм 100) буенча район ярышлары узды. Шулай ук әлеге ярышлар республика ярышлары алдыннан сайлап алу этабы булып тора.
-
Килдебәктә "Экологик серпантин" дип исемләнгән уен программасы үтте
Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен "Экологик серпантин" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Чара барышында балалар янына убырлы карчык кунакка килде. Ул балаларга сораулар бирде һәм табигать турында сөйләде. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Балалар белән табигатьне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында да сүз барды, ә балалар үз фикерләрен әйттеләр. Уен бик күңелле һәм кызыклы килеп чыкты. Балалар хайваннар һәм үсемлекләр турында бик күп кызыклы фактлар белделәр.
-
Туктар авыл клубында Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" мелодрамасы тәкъдим ителде
4 нче декабрь көнне Туктар авыл клубында "Театр яктылыкка, нурга илтә" район конкурсы кысаларында спектакль сәхнәләштерелде. Юлбат авыл җирлеге исеменнән тамашачылар игътибарына Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" мелодрамасы тәкъдим ителде. Рольләрне Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы мөдирләре, китапханәче һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарды.
-
Тимершык мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» пьесасы буенча спектакль куелды
4 нче декабрь көнне Тимершык мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет һәм Олы Шыңар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» пьесасы буенча спектакль куелды.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә “Дуслык кулын суз” - инструмент артында аралашу сәгате" дип исемләнгән чара үтте
3 нче декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә “Дуслык кулын суз” - инструмент артында аралашу сәгате" дип исемләнгән чара үтте. Дәресне фортепиано сыйныфы укытучысы Зәйнетдинова Зилә 1 нче сыйныф укучылары һәм өстәмә белемне өйдә укучы балалар белән үткәрде.
-
Кызыл Мишә мәдәният йортында, Халыкара инвалидлар көненә багышланган, "Дөньяга елмаю бүләк ит" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде
Елмаю – бер-береңә сүзсез тапшырыла торган универсаль бәхет билгесе ул. Елмаю – ул бүләк, без аны һәр кешегә бүләк итә алабыз. Балалар елмаюы – ул чисталык, ихласлык, игелек һәм ышаныч. 3 нче декабрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында, мәдәният йорты мөдире һәм китапханәче тарафыннан, Халыкара инвалидлар көненә багышланган, "Дөньяга елмаю бүләк ит" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Татарстан урман хуҗалыкларына «Экология» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган махсус техниканың соңгы партиясен тапшырдылар
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре – урман хуҗалыкларына быел «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында сатып алынган махсус техниканың соңгы партиясе тапшырылды. Бу югары үтемле 15 берәмлек техника – тагылмалар белән 8,4 млн. сумлык квадроцикллар. Яңа техниканы Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Зеленодольск, Кама, Нурлат, Шәһәр яны һәм Саба урман хуҗалыгы, шулай ук Урман янгыннарын сүндерү үзәге алды.
-
ТР буенча Роспотребнадзор: коронавирустан прививка ясаткан татарстанлылар саны 70%ка якын
Коллектив иммунитетны формалаштыру өчен республикада балигъ булганнарның 80%ына прививка ясатырга кирәк.
-
ТР Саннар министрлыгы башлыгы: «Дәүләт белән хезмәттәшлек коммерцияле сервислардагы кебек үк гади булырга тиеш»
ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин QR-кодлар системасы, пенсионерларның транспорт карталарын блокировкалау, ТР ведомстволары сайтларына хакер атакалары һәм республикада авырулар турындагы мәгълүматларның цифрлы форматка күчүе турында сөйләде.
-
Татарстанлыларны ЭВМны уйлап табучыны мәңгеләштерү өчен тавыш бирергә чакыралар
Бәшир Рәмиев хөрмәтенә урам, премия яки IT-парк барлыкка килергә мөмкин.
-
Татарстан «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңде
Яр буе территорияләрен җыештыру буенча масштаблы чараларда Татарстанда 276 меңнән күбрәк кеше катнашкан.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатында инвалидлар декадасына багышланган чаралар үткәрелә башлады
Җылылыкка, кайгыртуга, яхшылыкка аеруча мохтаҗ кешеләр бар - бу безнең үзенчәлекле балаларыбыз. Инвалидлар - сәламәтлекләре буенча үзләре йөри алмый торган, күрми яки ишетми торган, үзләре турында кайгырта алмый торган кешеләр. Мондый кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт билгесе итеп, толерантлык һәм кешелеклелек тәрбияләп, балалар йортында үзенчәлекле балаларны күңел ачуга юнәлдерелгән чаралар оештырылды. Шахмат, спорт уеннары, рәсем конкурслары үткәрелде, шулай ук Курсабаш авылында Билгесез солдат көненә багышланган мемориалда булдылар.