Кызыл Мишә мәдәният йортында, Халыкара инвалидлар көненә багышланган, "Дөньяга елмаю бүләк ит" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде
Район яңалыклары

Кызыл Мишә мәдәният йортында, Халыкара инвалидлар көненә багышланган, "Дөньяга елмаю бүләк ит" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде

Елмаю – бер-береңә сүзсез тапшырыла торган универсаль бәхет билгесе ул. Елмаю – ул бүләк, без аны һәр кешегә бүләк итә алабыз. Балалар елмаюы – ул чисталык, ихласлык, игелек һәм ышаныч. 3 нче декабрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында, мәдәният йорты мөдире һәм китапханәче тарафыннан, Халыкара инвалидлар көненә багышланган, "Дөньяга елмаю бүләк ит" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.

Бу чарага Саба интернат-мәктәбенең мөмкинлекләре чикле укучылары чакырылган иде. Рәсемнәрендә балалар үзләренең әйләнә-тирәдәгеләргә бүләк итә торган елмаюларын сурәтләделәр. Елмаюлар ясап, балалар уңай эмоцияләр, яхшы кәеф һәм, әлбәттә, иксез-чиксез елмаю алдылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев