Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җитмәгән дарулар, санатор дәвалануга алынмаган юлламалар, поликлиникада чират торган инвалидлар хакында сөйләштеләр

Инвалидлар   ункөнлеге  кысаларында “Балкыш” комплекслы   социаль хезмәт   күрсәтү үзәгендә район хакимияте, социаль органнар, иминият, пенсия  фондлары бүлекләре, җәмәгать  оешмалары, аптека  җитәкчеләре, хастаханә табиблары катнашында “Түгәрәк  өстәл” артында  сөйләшү үткәрелде.

Инвалидлар   ункөнлеге  кысаларында “Балкыш” комплекслы   социаль хезмәт   күрсәтү үзәгендә район хакимияте, социаль органнар, иминият, пенсия  фондлары бүлекләре, җәмәгать  оешмалары, аптека  җитәкчеләре, хастаханә табиблары катнашында “Түгәрәк  өстәл” артында  сөйләшү үткәрелде. Киңәшмә инвалид өлкәннәр һәм балалар тәрбияләүче гаиләләр проблемаларына багышланды. Иң элек 2020 елдагы “Түгәрәк өстәл”дә күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлеше тикшерелде.

Үзәк директоры Гүзәл Закирова чыгышында әйтелгәнчә, былтыр иң элек Сабада  яшәүче 1938 елгы Флера  Гарипованы тыңлаганнар. Ул 6  ай буе социаль пакетта  каралган  ташламалы  дарулар бирелмәвеннән зарланган, табиблар исә вәзгыятьне дәвалау препаратларының һәркемгә дә җитмәве белән аңлаткан. Аптека мөдире Эльмира Әскәрова әйтүенчә, хәзер ташламалы  категорияле кешеләр  даруларны  вакытында  ала.  Сабадан  Дамира Клычева урын өстендә  ятучы әнисенә,  янына  табиблар  килеп тикшерү үткәрсә дә, инвалидлык бирелмәве турында язган булган. Хәзерге  вакытта бу мәсьәләдә  уңай  карар  чыгарылган. Күп балалы аналарга  бирелгән җир  участогында  салынган  йортта   яшәүче  1984 елгы ханым инвалидка   закон  буенча  елга 4 пар тиешле  махсус  аяк  киемен социаль иминият  фонды аша ала алмавына, авыру бала белән поликлиникада озак чиратта торуына, Туганлык урамында яктырткычларның булмавына кагылышлы гозерләр белән   мөрәҗәгать иткән. Баш табиб  урынбасары  Гөлназ Гарифуллина җавабыннан хәзер урын  өстендә ятучы инвалид балалар янына табибларның үзләре бара башлаулары  аңлашылды.

"Урамны  яктыртуга   килгәндә, бу хакта  шәһәр  җирлеге Советы белән  сөйләшенде. 2022  ел башыннан баганаларда күп балалыларга гаиләләр яшәгән  җир  кишәрлекләрендә   утлар  яна башларга тиеш,– дип өстәде  ветераннар  советы рәисе Фәнил Ильясов.

Быел “Түгәрәк  өстәл” артында  кабул ителүгә 4 кеше  килгән   иде.

Тагын  дүртесе  сорауларын язмача җибәргән. Күбесенең үтенече санатор  дәвалануга бару  кыенлыклары  белән  бәйле. Сабадан ике инвалид баласы  булган Гүзәл Билалова, Оеттан  бер инвалид бала тәрбияләүче Рания Сәмигуллина  социаль иминият  фондына 2019 елда ук гариза  бирсәләр дә, дәвалануга һаман да юллама көтәләр. Аларның соравына  җавап биргәндә   Фондның төбәк бүлекчәсе Саба районындагы  вәкиле  Эльмира Тимерханова санаторийгә бару хокукына ия инвалид бала  караучылар  арасында үз таләпләрен  куючылар  да барлыгын  билгеләп  үтте. (Бу хакта тулырак район газетасында  укыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев