Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты-интернатында инвалидлар декадасына багышланган чаралар үткәрелә башлады

Җылылыкка, кайгыртуга, яхшылыкка аеруча мохтаҗ кешеләр бар - бу безнең үзенчәлекле балаларыбыз. Инвалидлар - сәламәтлекләре буенча үзләре йөри алмый торган, күрми яки ишетми торган, үзләре турында кайгырта алмый торган кешеләр. Мондый кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт билгесе итеп, толерантлык һәм кешелеклелек тәрбияләп, балалар йортында үзенчәлекле балаларны күңел ачуга юнәлдерелгән чаралар оештырылды. Шахмат, спорт уеннары, рәсем конкурслары үткәрелде, шулай ук Курсабаш авылында Билгесез солдат көненә багышланган мемориалда булдылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев