Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан урман хуҗалыкларына «Экология» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган махсус техниканың соңгы партиясен тапшырдылар

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре – урман хуҗалыкларына быел «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында сатып алынган махсус техниканың соңгы партиясе тапшырылды. Бу югары үтемле 15 берәмлек техника – тагылмалар белән 8,4 млн. сумлык квадроцикллар. Яңа техниканы Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Зеленодольск, Кама, Нурлат, Шәһәр яны һәм Саба урман хуҗалыгы, шулай ук Урман янгыннарын сүндерү үзәге алды.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру техника паркын үз вакытында яңартуга ярдәм итә, бу безнең эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә, – дип сөйли ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Әлеге квадроцикллар белгечләргә авыр үтеп керә торган территорияләргә тизрәк барып җитәргә ярдәм итәчәк. Бу бигрәк тә янгын чыккан яки урман законнарын бозган очракта мөһим. Шулай ук бу техника төрле җиһазларны транспортлау өчен дә кулланылырга мөмкин».

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 200,5 млн.сум күләмендә финанс бүлеп бирелде, шул исәптән урман янгыннарын сүндерү һәм урман культуралары белән эшләү техникасын сатып алуга – 112,4 млн.сум. Элегрәк быел ведомство буйсынуындагы учреждениеләргә 37 берәмлек техника һәм 501 берәмлек җиһаз (10 данә АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, 19 данә кече урман патруле комплекслары, 5 данә УЛПК-4П универсаль урман-янгын комплекслары, 3 данә «Беларус-82.1» тракторы, тагылма янгын модульләре, югары басымлы янгын модульләре, һава өрдергечләре, күчерелмә мотопомпалар, метеостанцияләр, Л-70 урман сабаннары, ЛБ-1.1.7 урман культиваторы, Колесов кылычлары һ.б.) сатып алынган һәм тапшырылган иде.

Чыганак: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев