7 июнь 2021 яңалыклары
-
Сабантуй-2021 бәйрәменә әзерләнү
Сабантуй-2021 бәйрәмемә әзерлек тулы көченә бара. Хәзерге вакытта әлеге зур бәйрәмгә әзерләнү буенча актив эшләр алып барыла: көн саен районның үзәк мәйданында репетицияләр үткәрелә.
-
Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту эшләре
Эзмә авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла, чүп үләннәре чабыла.
-
8 июньгә һава торышы
8 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез һәм кич кайбер районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә +8..+13˚, көнбатыш районнарда +16˚, көндез +23..+28˚ градус җылы булачак.
-
Татарстанда дүрт кеше зыян күргән авария видеокамерага эләккән
Юл һәлакәте Чаллы – Әлмәт трассасында булган.
-
Подразделение АО «Транснефть - Прикамье» одержало победу в конкурсе по охране труда в Удмуртской Республике
Удмуртское районное нефтепроводное управление (РНУ) АО «Транснефть – Прикамье» признано победителем республиканского конкурса «Лучшая организация работы по обеспечению работников средствами индивидуальной защиты (СИЗ)».
-
Татар Икшермәсе авылында гомер итүче Ибрагимова Шаргыя апага - 90 яшь
6нчы июнь көнне Татар Икшермәсе авыл клубы хезмәткәрләре, "Нур" ансамбле солистлары һәм авылның үзешчән артистлары белән берлектә, тыл ветераны Ибрагимова Шаргыя апа янына бардылар. Аның бүген 90 яшьлек юбилей көне. Шул уңайдан Биктемиров Альберт, "Нур" ансамбле солистлары үзләренең матур җырларын юбилярга бүләк иттеләр.
-
Югары Ослан районында авариягә юлыккан үсмерләр машинаны дусларыннан урлаган булган
Авариядә 15 яшьлек үсмер (ул рульдә булган) һәм ике кызның гомере өзелгән. Төрле тән җәрәхәтләре алган тагын ике үсмерне хастаханәгә озатканнар.
-
Олы Шыңар авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү эшләре
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла. Олы Шыңар авылында “Харам” кибетенең бинасына ремонт ясала башлады.
-
Гомәр Бәширов урамында бирнә җыю
Фәнис өйгә кайтканда ди: "Күршеләребез нинди шәп икән, ә мин белмәгән дә идем". 2000 елда алар бу урамга күчтеләр. 2 ел элек без монда Мәскәүдән төпләнергә күчтек. Минем өчен күченгәч иң авыры күршеләр аралашмаганы булды. Иң якын, бакча күршеләребез, бүтәннәрнең исемнәрен дә белмәдем. Мин Татар Пешлә авылында үстем, анда кешеләр Татарстан кешесе шикелле тырыш түгел, әмма алар бик бердәм. Без хәтта тәмле ризык пешергәч үзебез генә ашый алмыйбыз. Әзерләдем пилмән - күршемә шалтыраттым. Камыр әйберен куйсаң - шалтыратасың.
-
Газетага арзан бәядән язылыгыз
Хөрмәтле укучыларыбыз! Ун көн дәвамында, ягъни 7 июньнән 17 июньгә кадәр 2021 елның икенче яртысы өчен “САБА ТАҢНАРЫ” газетасына ташлама белән – 695 сум 16 тиенгә язылып булачак. Индексы – П9274. Кемнәр язылырга өлгермәгән әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакырабыз. Шулай ук газета коллективы үткәрәчәк призлар уйнатуда катнашу өчен, “Саба таңнары”на язылганлыкка квитанцияләрне редакциягә җибәрергә дә онытмагыз. “Саба таңнары”на тугры сабалылар булып калыйк.
-
Саба гимназиясе коллективы бирнә җыюда
Саба гимназиясе коллективы бирнә җыюны Киров урамыннан башлады.
-
Татарстанда Россиянең иң яхшы зоотехник-селекционерын сайлаячаклар
Татарстанда 7 июньнән 11 июньгә кадәр зоотехниклар-сөт һәм ит терлекчелеге селекционерларының Бөтенроссия конкурсы узачак.
-
Россиянең өстәл теннисы Федерациясе команда чемпионаты тәмамланды
6нчы июнь көнне "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә Өстәл теннисы буенча Россиянең өстәл теннисы Федерациясе команда чемпионаты (2021/21 сезоны "В" югары лигасы,1-2 группа, 4тур) тәмамланды. Чемпионатта Россиянең 15 регионы спортчылары көч сынашкан иде.
-
Сәнгать мәктәбе укучысы Ганиева Зилә – «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» балалар рәсем конкурсы җиңүчесе
1нче марттан 30нчы апрельгә кадәр балалар өчен экологик рәсем республика конкурсы узды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Конкурс укучыларны патриотик тәрбияләү, экологик белемнәрне пропагандалау, экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, экологик җаваплы гражданнар үстерү, иҗади сәләтләр формалаштыру һәм үз фикерләреңне рәсем аша дөрес һәм кызыклы итеп белдерү максатыннан үткәрелде.
-
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча быел Татарстанда 161 йорт төзеләчәк
Әлеге йортларда 636 фатир — ятимнәргә, шулай ук 8 фатир Бөек Ватан сугышы ветераннарына биреләчәк.