10 май 2019 яңалыклары
-
“Йолдызлык”та яңа йолдызлар кабынды
Бүген – 10 майда район мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык" эстрада фестиваленең гала концерты узды
-
Сталинград сугышчысы
Бөек Җиңүне яулашкан райондаш ветераннарыбызның хәзерге көндә 10сы гына исән-сау. Алар арасында иң өлкәне– Сталинград сугышы каһарманы Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиев. Төбәк авылында яшәүче ветеранга 1 майда 99 яшь тулды. Хаҗиәхмәт абый үз яшеннән күпкә яшьрәк күренүе һәм яхшы хәтере белән сокландыра. Сугыш һәм хезмәт юлын китап итеп язарлык.
-
Айрат Зарипов Татарстан гаиләләренә ярдәм программалары әзерләргә тәкъдим итте
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе “Бердәм Россия”нең алдан тавыш бирү дебатларында катнашты.
-
Җырчы Гүзәлия: «Тагын бер хыялым тормышка ашты…»
Автор-башкаручы, продюсер Гүзәлия сольный җырлар башкарудан туктап торганнан соң, 9 май бәйрәме алдыннан үзенең “Бары тик” дип исемләнгән яңа җырын тәкъдим итте. Бу җырның тарихын, 9 май белән бәйле хатирәләрен сораштырыр өчен, җырчы Гүзәлия белән элемтәгә кердек.
-
Иртәгә Татарстанда 32 градус җылы булачак
Республикада явым-төшемнәр көтелми.
-
Әтисе җыры онытылмый
Днепр суы аркылы Мылтык ата германнар. Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, Сау булыгыз туганнар. Әтисенең фронттан язган соңгы хатындагы әлеге шигъри юллар Шәкүр абыйның хәтеренә тирән уелып калган. Балачагы белән бәйле күңел хатирәләре кузгалса, шул җыр текстын кабатлый. “Мин сугыш башланганда 5 яшьлек бала бит инде. Аның нинди афәт икәнлеген дә күз алдына китерә алмаганмын."
-
Казанда Россия спортчылары суга сикерү буенча өченче урын яулады
Екатерина Беляева һәм Юлия Тимошина дуэты 10 метр биеклектән синхрон сикерүдә катнашты.
-
Диана Сәфәрова: Кайберәүләр “Анна Каренина” спектаклен карамыйча да тәнкыйтьли
Казандагы беренче иммерсив шоуның баш режиссеры театр яратучыларны спектакльне карарга һәм соңыннан гына аңа бәя бирергә чакырды.
-
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында Бөек Ватан сугышына багышланган чаралар
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты –интернатында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар
-
Белгечләр эссе һава торышы булганда сәламәтлекне саклау өчен киңәшләр бирде
Илнең кайбер төбәкләрендә аномаль эссе һава торышы урнашты.
-
Мәскәүдәге татар мәктәбендә шигърият бәйрәме Тукайга багышланган
Мәктәп укучылар “Мәскәү татарлары штабы”ның Тукайга багышлап уздырган флешмобында актив катнашкан.
-
Рифат Фәттахов «Кайнар хит» та гадел тавыш бирү-бирмәү турында үз фикерен әйтә
Рәшит Ваһапов фонды рәисе, продюсер Рифат Фәттахов Tatar Today’га «Голос. Дети»да Алсу кызы белән һәм «Болгар радиосы» хит-парадында тавыш бирүдә төгәлсезлекләр чыгу сәбәпле, объектив тавыш бирү формасы турында уйларга кирәклеген әйтте.
-
Булмады ул безнең балачак
Сугыш безнең күңелдә бик куркыныч, искә төшерәсе дә килмәгән коточкыч фаҗига булып калды. Күпне күрде безнең буын. Һәр көнебез борчу-хәсрәткә, ачлыкка, ялангачлыкка төренгән иде. Сугыш башланганда мин 11 яшьлек бала идем. Унике яшемдә инде авыл Советы рәисе чакыртты да, паровозга ягарга агач кисәргә барырга кушты. Өйгә кайттым да елыйм, әни юата, балам, кеше ни эшләсә, шуны эшлисе, заманы шундый, ди.
-
Самарада татар мәдәниятенә багышланган бәйгегә гаризалар кабул ителә
Конкурска эшләрне 5 сентябрьгә кадәр кабул итәләр.
-
Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты
9 май көнне үзәк мәйданда Бөек Ватан сугышында җиңү көненә багышланган концерт узды.