Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Йолдызлык”та яңа йолдызлар кабынды

Бүген – 10 майда район мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык" эстрада фестиваленең гала концерты узды

Бүген – 10 майда район мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык" эстрада фестиваленең гала концерты   узды.   Сәхнәгә мәгариф  учреждениеләренең иң  яхшы  сәнгать ансамбльләре, аерым башкаручылар  чыкты.  Яшь  йолдызларны  котларга, район башлыгы Рәис Миңнеханов,  фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Татарстан  Республикасы  Президенты  каршындагы  мәдәниятне   үстерүгә  булышлык итү  фонды  башкарма директоры Нурия Һашимова  килгән  иде. “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестивале – Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән башланган һәм хәзерге Президент Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән дәвам итүче иң зур иҗтимагый һәм иҗади проектлар ның берсе. Фестивальнең ел дәвамында барган хәрәкәте сәләтле балаларга киң публика алдында чыгыш ясарга, иҗади яктан үсеш алырга мөмкинлек бирә.

Фәнил Мәүлетов  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев