12 февраль 2021 яңалыклары
-
"Иң матур тел-туган тел"дип исемләнгән әдәби танып-белү сәгате
11 февраль көнне район балалар китапханәсе гимназиянең 1А сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Заһидуллина Э.Р.) "Иң матур тел-туган тел"дип исемләнгән әдәби танып-белү сәгате үткәрделәр. Иң беренче китапханәчеләр 2021 ел - Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган һәм бүгенге әдәби танып-белү сәгатенә куелган "Анам теле-туган тел" дигән китап күргәзмәләренә күзәтү ясадылар.
-
Яр Чаллы йортларында салкыннарда җылылык куллану 22%ка арткан
Гомумйорт исәпкә алу приборлары куелган күп фатирлы йортларда җылылык энергиясе өчен түләүгә акча экономияләү күп очракта йортта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле.
-
13 февральгә һава торышы
13 февральдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -6..-11˚, иртән 0..-5˚ градус салкын, көндез 0..+3˚ градус булачак. Юлларда бозлавык.
-
«Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Явлаштау" бүлекчәсендә хисап җыелышы узды
6 февраль көнне Явлаштау мәдәният йортында «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Явлаштау" бүлекчәсендә хисап җыелышы узды. Директор Мөхетдинов Айнур Рашат улы һәм баш белгечләр 2020 елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2021 елга планнар билгеләделәр. Җыелышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншин катнашты.
-
Илдар Ермолаев – иң яхшы тренер
Бүген Минзәләнең «Юность» боз сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган ачык көрәш турниры башланды. Ачылыш тантанасында 2020 елның иң яхшы спортчыларын, тренерларны тәбрикләделәр. Безнең районнан Илдар Ермолаев татарча көрәшне үстерүдәге уңышлары өчен “Яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча 2020 елның иң яхшы тренеры” номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.
-
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Саба муниципаль районы чемпионаты
9, 11 нче февральдә "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты булып узды. Ярышлар югары дәрәҗәдә, азарт белән, сәламәт спорт ярышы атмосферасында узды. Ике көн дәвамында ярышларда 30дан артык бадминтон сөюче катнашты, бу исә ел саен бистәдә һәм районда бадминтон белән кызыксыну арта баруын күрсәтә, бу безне бик сөендерә.
-
“Яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, барыбер шушы эшкә тукталыр идем”
“Хатын-кыз ул алмагач кебек: үсә, чәчәк ата, җимешләрен бирә”- ди республикакүләм “Ел хатын-кызы” конкурсынның “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясенә тәкъдим ителгән Венера Тимербай кызы Вәгыйзова.
-
Татарстан әниләре үз балалары белән халыкара фотобәйгедә катнаша алачак
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 25 августына кадәр кабул ителә.
-
Бер тырмага ике тапкыр баскан
Район прокуроры 1989 елгы Бабнищевка карата РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесе буларак катнашты. Рәсми эш урыны булмаган ике бала атасы 2018 ел башында шушы ук маддә нигезендә 24 айга транспорт йөртүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән була. Шулай ук 280 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартыла.
-
Табиб Россиядә коронавирус инфекциясенең яңа дулкыны көтелүен фаразлады
Кыш ахырында иммунитетның түбәнәюе көтелә, организм витаминнарга кытлык кичерәчәк, бу кешеләрнең күпләп авырый башлавына китерергә мөмкин.
-
Полиция хәбәр итә
Саба районы авылларының берсендә яшәүче, миграция законнары таләпләрен үтәмичә, Таҗикстан Республикасыннан килгән ике чит ил гражданын үз йортына пропискага керткән.
-
Россия Гидрометеоүзәгендә аномаль салкыннарның әйләнеп кайтачагы турында белдерделәр
Россиянең Европа өлеше үзәгендә көчле салкыннар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр дәвам итәчәк.