Россия Гидрометеоүзәгендә аномаль салкыннарның әйләнеп кайтачагы турында белдерделәр
Һава торышы

Россия Гидрометеоүзәгендә аномаль салкыннарның әйләнеп кайтачагы турында белдерделәр

Россиянең Европа өлеше үзәгендә көчле салкыннар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр дәвам итәчәк.

Киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгендә -10, -15 градуска кадәр суытыр дип көтелә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакинга сылтама белән хәбәр итә.

Метеоролог сүзләренчә, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температура -20, -25 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Көчле салкыннар пәнҗешәмбегә кадәр дәвам итәчәк, дип ачыклык кертте ул.

«Февральнең икенче яртысы өчен бу – аномаль салкыннар», - диде Варакин. «19 февральдә салкыннар чигенеп, температураның терекөмеш баганасы югарыга омтылачак», - дип өстәде ул.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанга аномаль җылы көннәр киләчәге, тиздән аны янә салкыннар алыштырачагы хакында хәбәр иткән иде.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев