Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Иң матур тел-туган тел"дип исемләнгән әдәби танып-белү сәгате

11 февраль көнне район балалар китапханәсе гимназиянең 1А сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчеләре Заһидуллина Э.Р.) "Иң матур тел-туган тел"дип исемләнгән әдәби танып-белү сәгате үткәрделәр. Иң беренче китапханәчеләр 2021 ел - Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган һәм бүгенге әдәби танып-белү сәгатенә куелган "Анам теле-туган тел" дигән китап күргәзмәләренә күзәтү ясадылар.

Соңыннан укучылар серле сандыктагы төрле халык әкиятләре китаплары белән таныштылар, "Табышмаклар илендә", "Татар халык мәкальләре", "Әкиятне таны" һәм татар халкының "Йөзек салыш" уеннарында да бик актив катнаштылар, үз осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук укучылар үзләре дә һөнәрләр әзерләп килгәннәр иде, алар төрле телдә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Әдәби танып-белү сәгате "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев