Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция хәбәр итә

Саба районы авылларының берсендә яшәүче, миграция законнары таләпләрен үтәмичә, Таҗикстан Республикасыннан килгән ике чит ил гражданын үз йортына пропискага керткән.

Саба районында яшәүче кешенең утлы корал ясавы һәм саклавы факты билгеле булды.

Шекше авылында яшәүче ике арада килеп чыккан ызгышта өйдәшен кыйный, балта күтәреп, үтерү белән яный.

Сатыш авылы кешесе Аккүл Бигәнәй авылы янындагы фермадан 4200 сумлык солы урлый.

Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.

Районда билгесез кешенең Байлар Сабасында яшәүченең банк картасыннан 30 мең сум акча урлавы факты теркәлде. Район эчке эшләр бүлеге алдаркараклар тозагына капмас өчен банк картасы мәгълүматларын беркемгә дә бирмәскә һәм әйтмәскә кирәклеге турында искәртә.

Людмила Юзеева, штаб начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев