Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, барыбер шушы эшкә тукталыр идем”

“Хатын-кыз ул алмагач кебек: үсә, чәчәк ата, җимешләрен бирә”- ди республикакүләм “Ел хатын-кызы” конкурсынның “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясенә тәкъдим ителгән Венера Тимербай кызы Вәгыйзова.

Аның белән сөйләшүне “Хатын-кыз бәхете нидә?” дигән фәлсәфи сораудан башладык. Билгеле, моңа һәркемнең үз аңлатмасы бар. Венера ханым хатын-кызны иң элек әнә шул җимеш агачы белән чагыштырды. Һәр нәфис зат үз бәхетен тормыш язында чәчәк атып, үз тиңе белән балалар үстереп, алма кебек оныклар сөюдә күрә. “Хатын-кыз ул якыннарының аңлавына һәм яклавына да мохтаҗ. Бу яктан мин бәхетле. Гаиләм һәрвакыт зур ышанычым һәм терәгем булды”,-дип тә өсти ул. Венера ханым өчен бу матур сүзләр генә түгел, тормыш чынбарлыгы. Хатын-кыз өчен беренче урында гаилә, дибез. Әмма тормыш вәзгыяте аны икенче планга күчереп куярга да мөмкин. Соңгы вакытта илдә, дөньяда булган вакыйгалар күпләрнең яшәү рәвешен үзгәртте. Ковид “чоры” башлангач, табиблар, хокук сагында торучыларның гына түгел, башка төрле структураларның да эш режимы кырысланды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарының территориаль бүлеге белгеч-эксперты буларак, Венера Тимербай кызының да бу көннәрдә эш урыны “кайнар штаб”ны хәтерләтте.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев