Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер тырмага ике тапкыр баскан

Район прокуроры 1989 елгы Бабнищевка карата РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесе буларак катнашты. Рәсми эш урыны булмаган ике бала атасы 2018 ел башында шушы ук маддә нигезендә 24 айга транспорт йөртүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителгән була. Шулай ук 280 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тартыла.

Әмма тиешле сабак алмый. 2020 елның 26 сентябрендә кабат автомобиль белән Казан-Шәмәрдән юлында правасыз килеш исерек хәлдә йөргәндә тоткарлана. Авызыннан аракы исе килеп, теле көрмәкләнгән булса да, алкотектор приборына өрергә теләми. Медицина тикшерүе узарга хастаханә барудан да баш тарта. ЮХИДИ инспекторына ул идарә иткән автомобильне штраф тукталышына озатудан гайре чара калмый.

Суд кылган гамәле өчен үкенүен, гаебен тулысынча тануын, шулай ук тәрбиясендә 18 яшькә җитмәгән ике баласы булуын да исәпкә алып, Бабнищевны 300 сәгатьлек мәҗбүри эшкә тарту җәзасы билгеләү турында карар чыгарды. Транспорт белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек алып бару хокукы 2 ел да 6 айга чикләнде.

Рәшит Ахунов, район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев