12 март 2019 яңалыклары
-
Мартта ОСАГО полислары бәясе арзанайды
9 гыйнвардан ОСАГОның ставкалары диапазоны 3432-4118 сум урынына 2746-4942 сум булды.
-
Пенсияне яшәү минимумыннан арттыру турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде
Россия Президенты Федераль Җыенга юлламасында пенсионерларга карата гаделсезлекне бетерү бурычын куйган иде.
-
Ирада Әюпова татар эстрадасындагы ике проблеманы күрсәтте
Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бүген мәдәният темасын яктыртучы журналистлар белән очрашты.
-
Татарстан синоптиклары бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә
Республикада көньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
-
Илһам Шакировның фатиры өчен судлашулар башланды
Илһам Шакировның 89 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева һәм туганнары соңгы озак елларда җырчының якын ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев белән судлаша. Гауга Татарстан Президенты бүлеп биргән торак өчен чыккан. Ул - Казанның үзәгендә Апанай мәчете янындагы 78 квадрат метрлы фатир.
-
Шәмәрдәндә алкалы хоккей буенча дусларча очрашу
9 март көнне Шәмәрдән авылы боз мәйданчыгында алкалы хоккей буенча ветераннар командасы дусларча очрашу уткәрде.
-
“Җырларымны тартып алсалар да, тамашачымны тартып ала алмадылар”
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин 30 яшьлеген тамашачылары белән уздырды. Аның 5 мартта Уфада башланып киткән юбилей чаралары 10 мартта Мәскәүдә тәмамланды. 6 март көнне җырчы Казан тамашачысы белән очрашты.
-
Думада студентлар өчен армиягә барудан берничә тапкыр кичектерү турында карар кабул ителде
Хәзер егетләр, мәктәпкә ничә яшьтә укырга керүләренә дә карамастан, көллият яки магистратурада өзлексез белем алу мөмкинлегенә ия булачак.
-
Югары Симет мәдәният йортында “Кызлар кызык итәләр” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе
Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез.
-
Сәяхәт мөмкинлеге: Хәзер монда, 3 сәгатьтән Бакуда – бик җиңел! (бәясе дә очсыз)
Синең дә бар эшне ташлап Каспий диңгезе ярларына барасың киләме? Хәзер бу эш нибары 58 еврога (якынча 4300 сум була) булдырыла!
-
Динә һәм Илнур Закировлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга
Динә белән Илнур Закировларның өйләнешкәннәренә 8 ел булган. Бу хәбәр белән Динә үзе Инстаграмында уртаклашкан. «Безнең буген «Калай» туебыз (8 ел). (Никахка 9 ел)», дип язган Динә Закирова.
-
"Татар кызы-2019" бәйгесендә катнашырга чакырабыз
2019 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара «Татар кызы-2019» бәйгесен уздыра. Татар кызларының күркәм сыйфатларын: тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү бәйгенең төп максаты булып тора.
-
Районыбыз укучылары «СОК - Стань Одной Командой" укучылар үзидарә органнарының республика конкурсының финалында катнашып кайттылар
Әлеге конкурсның сайлап алу этабында бөтен республикадан 210 команда катнашты. Финал этабына республиканың 20 иң көчле, ачык, креатив командалары чакырылган иде.
-
Никах көненә Илдар Хәкимов Гүзәл Уразовага... кефир бүләк иткән
“Кадерлем, бүген нинди көн икәнен беләсеңме?” - бу әйтем бик күп мәзәктә очрый. Чыннан да, күп кенә мәртәбәле даталарны без көнкүреш ыгы-зыгы белән онытып җибәрәбез. Бигрәк тә ир-егетләр. Шушы көннәрдә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның кавышу көннәренең билгеләп үтте, никах узган көн, ягъни мәсәлән. Юк-юк, Илдар бу көнне онытмады. Тик бу көн Хәкимовлар гаиләсендә әллә ни зурлап узмады, чөнки гастрольләр иде.
-
Зәйдәге “Татар-радиосы” радиостанциясе сатуга куелган
"Татар радиосы" һәм тагын өч радиостанция 5,7 млн сумга бәяләнгән.