Әлеге конкурсның сайлап алу этабында бөтен республикадан 210 команда катнашты. Финал этабына республиканың 20 иң көчле, ачык, креатив командалары чакырылган иде.
Конкурс кысаларында активистлар узләренең иҗади визитка – күргәзмәләрен, үз проектларын, идеяләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, төрле кызыклы уеннарда һәм күңел ачу чараларында катнаштылар
Конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: Саба гимназиясе Балалар думасы активистлары «Традицияләргә тугрылык» номинациясендә, укучылар Советы лидерлары – Иштуган урта мәктәбе укучысы Рәхимуллина «Креативлык» номинациясендә, Явлаштау урта мәктәбе укучысы Галимҗанов Нурсиль «Традицияләргә тугрылык» номинациясендә җиңү яуладылар һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев