Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирада Әюпова татар эстрадасындагы ике проблеманы күрсәтте

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова бүген мәдәният темасын яктыртучы журналистлар белән очрашты.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова татар эстрадасының ике проблемасын аерып күрсәтте. Беренчесе – контент, икенчесе – алга этәрү. Талантлы җырчыларны күрсәтә белү, чыннан да, зур игътибарга лаек проблема. Бу фикерен ул бүген мәдәният темасына язучы журналистлар белән очрашуда әйтте.

“Эстрада - ул бизнес. Әмма монда башка проблема бар – татар эстрадасының репертуар сыйфаты. Бу проблема бик актуаль. Бездә татар эстрада ихтыяҗы өчен музыка язучы композиторлар да күп түгел. Күп артистлар кабатлап җырлау белән шөгыльләнәләр. Монда авторлык хокукларын бозу да бар”, - диде ул.

Мәдәният министры 2018 елда “Барс-медиа” белән берлектә “Сайра” конкурсы уздыруны искәртеп узды. “Бик күп талантлы башкаручылар бар, тик аларның да күбесе стереотиплар эчендә яши”, - диде ул. Ирада Әюпова бу проектны дәвам итү кирәклеген әйтте.

Ирада Әюпова контент булдыруны җыр текстлары һәм музыкага гына кайтарып калдырмыйча, аранжировкалауга да игътибар юнәлтү кирәк дип саный.

Фото: Султан Исхаков/архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев