Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Симет мәдәният йортында “Кызлар кызык итәләр” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез.

Шушы уңайдан Югары Симет мәдәният йортында “Кызлар кызык итәләр” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе утте. Бәйрәм Ю.Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. ның котлау сузләре белән башланып китте. Ул гүзәл затларыбызга узенең изге теләкләрен җиткерде һәм яраткан җырларын буләк итте. Кичәдә “Алабута” һәм “Киленнәр” командалары көч сынашты. Өй эше итеп бирелгән “Таныштыру”, чуп пакетларыннан, гәҗиттән ясалган кулмәкләрдән мода курсәту өлешләрендә кызларыбыз сынатмады. Кичә җыр, бию, нәфис суз белән урелеп барды. Барлык катнашучыларга да истәлек буләкләре тапшырылды. Әлеге бәйрәм кичәсе тамашачыда бары тик уңай хисләр генә калдырып, бер мизгел эчендә утеп тә китте.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев