Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдәге “Татар-радиосы” радиостанциясе сатуга куелган

"Татар радиосы" һәм тагын өч радиостанция 5,7 млн сумга бәяләнгән.

Зәй шәһәрендә 88.8 FM дулкынында эшләүче “Татар-радиосы” Интернеттагы сәүдә платформаларының берсенә сатуга куелган. Бу мәгълүматны “Татар-информ”га радиостанциянең хуҗасы, Зәй эшмәкәре Денис Георгенбергер раслады.

“Мин бүтән төбәккә күченеп китәм, радиостанциягә игътибар кирәк булу сәбәпле, сатам”, - диде ул. Шәһәрдәге дүрт радиостанция Георгенбергернкы - “Татар радиосы”, Love FM, Радио Дача һәм Дорожное радио. Алар бер пакетта сатыла, бөтенесенең бергә бәясе 5 млн 700 мең сум.

Татар телле радиостанцияне эшмәкәр былтыр гына сатып алган. Радиостанция “Татар радиосы”н ретрансляцияли. Денис Георгенбергер районда 55 мең кешенең яртысыннан артыгы татарлар булуын, татар телле радиостанциянең перспективалары зур булуын әйтте. Денис татарча аңлавын, үзенең дә бу радиостанцияне яратып тыңлавын әйтте. Сатып алырга кызыксынучылар инде бар, диде ул.

Зәйдәге татар телле радио 2008 елдан бирле эшли. Денис Георгенбергерга кадәр аның хуҗасы эшмәкәр Рөстәм Әгъләмов булган. Ул вакытта радио “Татар радиосы”н ретрансляцияләмәгән, “Замандаш” – “Татар радиосы” дип аталган, үз тапшырулары булган мөстәкыйль радиостанция булган. “Замандаш” “Татар радиосы” җитештергән контентны – җырларны кулланган һәм авторлык хокуклары өчен акча түләгән.

“Милли радио дәүләт ярдәменнән башка беркайчан да үсә алмый”, - диде Рөстәм Әгъләмов “Татар-информ”га. Ул радиостанцияне Денис Георгенбергерга сатуын үзенең берөзлексез эштән аруы белән аңлатты. “Стенага башың белән бәреләсең-бәреләсең һәм аңлау тапмыйсың икән, арыйсың”, - диде ул.

“Бу акча китерә торган юнәлеш түгел. Радио ул – идеология чарасы. Дәүләттән ярдәм булса, эшләргә була”, - диде Рөстәм Әгъләмов. Аның әйтүенчә, ретрансляция булган очракта, Зәйдәге татар телле радиостанция табышка эшли ала. Ә инде мөстәкыйль тапшырулар булган очракта дәүләт ярдәме кирәк.

Эшмәкәр, ярдәм сорап, дәүләт органнарына, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итүе хакында сөйләде. Рөстәм Әгъләмов дини юнәлештәге радиостанция эшләмәкче булган. Әмма аның бу мөрәҗәгатьләре җавапсыз калган. “Минем гомерем бер генә, арыдым”, - диде ул. Рөстәм Әгъләмов әйтүенчә, күпмедер вакытка кадәр җирле хакимият радиостанциягә ярдәм иткәләгән булган. “Аларга мин рәхмәт кенә әйтә алам”, - диде ул.

Эшмәкәр дүрт радионың 5,7 млн сумга бәяләнүен артык кыйммәт дип бәяләде. Аның фикеренчә, дүрт радиостанция 2,5 млн сум тора. 

“Татар радиосы”нда бу мәгълүмат белән хәбәрдар булмаулары, "Татар-информ"нан ишетүләре хакында әйттеләр. Соңрак директор Динә Гәрәеваның ярдәмчесе Зәй белән элемтәгә керүе һәм бу мәгълүматның дөрес булмавы хакында әйтте.

Фото: Рөстәм Әгъләмов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев