Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам Шакировның фатиры өчен судлашулар башланды

Илһам Шакировның 89 яшьлек бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева һәм туганнары соңгы озак елларда җырчының якын ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиев белән судлаша. Гауга Татарстан Президенты бүлеп биргән торак өчен чыккан. Ул - Казанның үзәгендә Апанай мәчете янындагы 78 квадрат метрлы фатир.

Фатир Илһам Шакировның ярдәмчесенә җырчы үләренә ярты ел кала гомерлек рента килешүе нигезендә күчкән. Туганнары исә бу килешүне дөрес дип санамый һәм Илһам Хаҗиевны әлеге документларны эшләгәндә легендар җырчының авыру булуыннан файдаланган дип гаепли, дип яза Бизнес Онлайн.

Илһам Хаҗиев үз фикерендә. Суд, нинди генә нәтиҗә чыгармасын, бу Илһам Шакировның репутациясенә тап төшерә ди ул.

Әлеге эштә хөкемдар 21 мартка кадәр тәнәфес игълан иткән.

Фото: архив tatar-inform/Салават Камалетдинов

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев