13 декабрь 2019 яңалыклары
-
ТОРМЫШКА ӘЗЕРЛИЛӘР
Инвалидлар ункөнлегендә Кызыл Мишә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе-интернатына да барып чыктык.
-
"Радий Хәбировка әйтергә кирәк" - Раяз Фасыйхов белән Элвин Грей нәрсә "мутить" итмәкче?
8 декабрьдә Башкортстан башкаласының “Уфа – Арена” стадионында “Татар җыры – 2019” фестиваленең йомгаклау концерты үтте. Анда Раяз Фасыйхов, Хәмдүнә Тимергалиева, Салават, Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей, Данир Сабиров, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин кебек танылган җырчылар катнашты.
-
Казанда төнлә җиңел автомобиль әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән
Авария шәһәрнең Киров районында Кече Крыловка урамында төнге берләр тирәсендә булган.
-
УКУЧЫЛАР РИШВӘТЧЕНЕ “КУЛГА АЛДЫ”
Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Тимершык урта мәктәбендә мавыктыргыч чара булды.
-
Татарстанда көннәр суытачак
Бүген көндез һава температурасы -4..-9 градус тәшкил итәчәк.
-
“Тоннель” операциясе үтәчәк
ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен аеруча тупас бозучыларны ачыклау максатында, киләсе атнада “Тоннель” операциясе үткәрәчәк. Юлларда игътибарлы булыгыз.
-
Татарстан табибы тән тиресен тәрбияләү өчен киңәшләр бирде
Көзен һәм кышын атопик дерматит һәм экзема авырулары кискенләшә.
-
ЯНГЫНГА КАРШЫ РЕЖИМ
Республикада янгынга каршы махсус режим кертелә. Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы объектлары янында, халык күп була торган урыннарда, автомобиль юлларында пиротехника әйберләрен (моңа бенгаль утлары, хлопушкалар керми) куллану тыелачак. Аларны рөхсәт ителгән урында гына куллануны тикшерү буенча патруль эше оештырылачак.
-
Ни өчен кайбер кешеләр авыртуны тоймый?
Авыртуны тоймау – ул бик сирәк очрый торган авыру. Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә Җир шарында барлыгы миллионга якын кеше авырту тоймый. Һәм бу авыру кешегә бик күп уңайсызлыклар тудыра. Мисал өчен, мондый кешеләр еш кына сөякләрен сындыра. Шулай ук алар организмның сигналларын да тоймый (авыртмый бит), нәтиҗәдә, хастаханәгә бик соң мөрәҗәгать итә.
-
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Чаллыга килә
Ул «КамАЗ» автомобиль заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашачак.
-
Сабалылар хатын-кызларны кайгыртты
Безгә эшмәкәрлек һәм хәйриячелек төшенчәләре үзгәртеп кору башланган заманнан ук таныш. Алар беренче карашка гына бер-берсенә капма-каршы тора кебек. Безгә табыш артыннан гына кумыйча, иганачелеккә дә акча кызганмаган эшмәкәрләр яхшы билгеле.
-
День медведя
13 декабря - день медведя.