Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабалылар хатын-кызларны кайгыртты

Безгә эшмәкәрлек һәм хәйриячелек төшенчә­ләре үзгәртеп кору баш­ланган заманнан ук таныш. Алар беренче карашка гына бер-бер­сенә капма-каршы то­ра кебек. Безгә табыш артыннан гына ку­мыйча, иганачелеккә дә акча кызганмаган эш­мәкәрләр яхшы бил­геле.

Шуңа  күрә  хә­зер эш­мә­кәр­лекне җәмгыя­ть­нең социаль  аз якланган катламына  файдалы итүне канун кысаларына  кертү турында да  уй­лана башладылар. Чын­барлыкта социаль проб­­лемаларны бизнес  ярдәмендә хәл итеп  бу­ламы?  Өченчекөн Сабада Теләче, Яшел Үзән, Питрәч, Арча, Балтач, Кукмара районнары бизнес  вәкилләре, ха­кимиятләрнең  соци­аль мәсьәләләр бе­лән шө­гыльләнүче  бүлек­ләре, җәмәгать оешмалары  җитәкчеләре шул  сорауга җавап  зләделәр. ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек советы координаторы Венера Камалова “Муниципалитетта со­­циаль эшмәкәрлек – кыенлыклар һәм мөм­­кинлекләр” дигән те­мага очрашу үткәрде. Кат­нашучыларны  баш­­карма  комитет җи­­тәк­чесе  Марат Иш­ния­зов сәламләде, ча­раны оештыручыларга  рәхмәт белдерде, со­­циаль эшмәкәрләр бе­лән  очрашуның  мө­һим­легенә басым  ясады. Ул көнне 7 район  вәкилләре һәрберсе ае­рым өстәлдә бер команда булып, четерекле проблеманы хәл итү өчен проектлар әзер­ләделәр һәм  аны  як­ладылар...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев