Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

УКУЧЫЛАР РИШВӘТЧЕНЕ “КУЛГА АЛДЫ”

Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Тимершык урта мәктәбендә мавыктыргыч чара булды.

Биредә Тимершык, Сатыш урта , Икшермә кадет мәктәпләренең   югары  сыйныф  укучылары  командалары   “Хокукны  яхшы белүчеләр”  бәй­гесендә көч сынаштылар.  Саба районы прокуратурасы, мәгариф  идарәсе, яшьләр эшләре һәм  спорт бүлеге белән берлектә оештырылган чара Коррупциягә кар­шы   көрәш көненә дә багышланды. Беренче турда командалар  теат­ральләштерелгән күре­неш белән чыгыш ясап, бала хокукларын һәм бурычларының бер-бер­сеннән нәрсәсе белән аерылганлыгын  күрсәттеләр. Әйтик, өйдә идән себерү, өстәл җыештыруны балалар  хезмәтеннән явыз­лар­ча файдалану дип санаган  укучының ялгыш  фикердә торуы,  әти-әнигә булышуның изге эш  икәнлеге аңлатылды. Иң катлаулысы,  мөгаен, икенче тур булгандыр. Ко­мандаларга алып баручы биргән сорауларга юридик терминнар бе­лән дөрес  җавап табу өчен тарих һәм җәмгыять фәннәрен  яхшы  өйрәнгән булу  кирәк  иде. Бу турда   күбрәк баллны Тимершык  урта мәктәбе  командасы   җыйды. Бигрәк тә 9 сый­ныф  укучысы Инзил Әх­мәтвәлиев кулын   күп  кү­тәрде.  “Алар,  чыннан да, бик  кызыксынучан балалар. Хокук нигезләре темасына еш  фикер алышабыз, өстәмә материаллар  өйрәнәбез. Инзил бик актив, тырыш  укучы, олимпиадада да  катнашты“,– диде җәмгыять белеме һәм тарих фәне  укытучысы Зөлфия Зарипова...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев