Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТОРМЫШКА ӘЗЕРЛИЛӘР

Инвалидлар ункөнлегендә Кызыл Мишә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбе-интернатына да барып чыктык.

Учреждениенең шаулап торган  чагына – укучыларның мәш килеп шашка-шахмат  уйнаган вакытына туры килдек. Бер кабинетка кереп  утырганнар да, карашлары шакмаклы такталарда. Әле  фигураларны ничек йөртәсен дә өйрәнмәгәннәрне уйный белгәннәр яисә түгрәк җитәкчесе Наилә Нигъмәтҗанова төзәтә. Бик оста уйнаучылар бар. Биш минут та узмагандыр, Алмаз исемлесе: “Апа, мин җиңдем”,– дип Наилә апасына эндәште. Ярышта җиңүчеләрне  котларга балалар-сәламәтләндерү үзәге хезмәткәрләре дә  килгән  иде. “Без  мондый чараларны спорт тренерлары, психология-педагогика, социаль,  медицина хезмәте белән берлектә үткәрәбез”,– ди методист-психолог Гүзәл Кыямова. Алар, җиңүләре белән  котлап,  шахмат-шашка  уйнаган 40ка  якын укучыга Грамоталар, бүләкләр тапшырдылар. 

Интернат әнә шулай җанлы мәктәп тормышы белән яши. Укучылар инвалидлар   ункөнлеге кысаларында үткәрелгән район күләмендәге “Шашка-64” ярышыннан да 5 призлы урын белән кайтканнар. Гомумән, балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатында физкультура, физик  тәрбия бирү биредә алгы  планга куелган. “Үзебезнең расписание, укыту планнарыбыз бар. Балалар тормышта яраклашып яшәү өчен нигездә мөмкинлекләре рөхсәт иткән хезмәткә әзерләнә. Өйрәтү өчен шартлар бар.  Укучылар штукатур-маляр һөнәренә өйрәнеп  чыгалар. Бу эшкә тормышта ихтыяҗ бар. Алар моны булдыра  алалар. Аяк-куллары авыррак хәрәкәтләнгән балалар тегү эшенә өйрәнә. Аннары егетләр столяр эше кебек тормышта кирәк булырлык хезмәт күнекмәләре дә алалар. Сабада теннис түгәрәге  ачылуы да бик файдалы булды. Атнасына өч тапкыр шунда баралар,  арып-талып, бик  күңелләре  күтәрелеп  кайталар. Республика  ярышларын отып стипендиатлар да  булалар”,– ди мәктәп директоры  Диләрә Нуриева.

Хәзер учреждение 2019-2020 уку  елында бишенче  чыгарылы­шына әзерләнә. Мәктәп тәмамлау­чы­ларның шактые укуын дәвам итеп, тормышта үз  урын таба. Җитәкче әйтүенчә, биредә укыган  Настя исемле  кызның туенда да барганнар, әлерәк кенә тагын берсенең никахы булган.   Интеллектуаль ким­челекле бала күпкырлы, кызык­лы, яхшы  яшәргә лаек. Аларны тормышка әзерләүдә 25 педагогны берләштергән Кызыл Мишә мәктәбе   коллективы  да  өлеш кертә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев