Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда төнлә җиңел автомобиль әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән

Авария шәһәрнең Киров районында Кече Крыловка урамында төнге берләр тирәсендә булган.

Казанда төнлә җиңел автомобиль тизлеген арттырган һәм әйләнеп капланган, ике кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Авария шәһәрнең Киров районында Кече Крыловка урамында төнге берләр тирәсендә булган. Чит ил автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалту нәтиҗәсендә, машина әйләнеп капланган дип фаразлана.

«Урынга тиз арада ЮХИДИ инспекторлары һәм коткаручылар килде. Ике кешене хастаханәгә озаттылар», - дип искәртте аварияне күргән кешеләр.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев