17 апрель 2018 яңалыклары
-
Сабада “Без бергә” фестиваль – конкурсының зона этабы
Сәнгати-эстетик яктан балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатын үстерү максатыннан 16 апрельдә Саба районы мәдәният йортында “Без бергә” республикакүләм яшь талантлар фестиваль – конкурсының зона этабы булып узды.
-
Үз репертуарында: Алсу Әбелханова тукталыш вакытында да җырчыларны "эшкә җигә" (ВИДЕО)
Алсу Әбелханова инде күптәннән спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаган җырчылар рәтендә. Концерт һәм гастрольләрдә тукталышлар вакытында да янәшәсендәге артистларга бик күп яктан үрнәк күрсәтә ул. Күрсәтеп кенә калмый, аларны да тик утыртмый - "эшкә җигә".
-
Арча эшмәкәре татар милли бизәген патентлаштырган
Илдар Фаздалов милли бизәкләрне куллануга бәйле рәвештә низаглар килеп чыккач шушы адымга барган.
-
Ник кадерсез син, туган ил җире?!
Бөтен дөньяга мәгълүм: Россиядә җир кадерен белмиләр. Гомуми мәйданы 27 мең квадрат километр булган Кырымны күршеләреннән урлап-талап алуны бәйрәмгә әйләндергән бу ил биниһая зур мәйданнарны Кытайга арендага бирә бүген. Аннан да күбрәк территорияләр ташланып, чүп басып, урман үстереп ята.
-
Тапшырылмаган хисләр
Килдебәк мәдәният йортында күптән көтелгән җырчыбыз Илсөя Бәдретдинова концертына билетлар бер ай алдан сатылып беткән иде. Илсөя дә тамашачы ышанычын аклады: бик матур эчтәлекле чыгышында Россиянең безнең республикага карашы һәм тел мәсьәләсе чагылыш тапты.
-
Мәскәүдәге яшенле яңгыр безгә килеп җитәчәкме?
Кичә Мәскәүдә беренче язгы яшенле яңгыр яуды. «Һава температурасы көндез 15 грауска җитте, ә кичкә таба ишеп яңгыр яуды, яшен яшнәп күк күкрәде» — дип язалар социаль челтәрләрдә.
-
Сүз иреген кысу түгелме?
Мәскәүдә Таганка суды илдә “Телеграм” каналын ябу турында карар чыгарган. “РИА-Новости” хәбәр итүенчә, суд әлеге эшне ярты сәгать эчендә тикшергән. Билгеле булганча, моңа кадәр “Телеграм” мессенджерын ябуларын сорап, “Роскомнадзор” судка мөрәҗәгать иткән иде. “Роскомнадзор” һәм ФСБ вәкилләре әйтүенчә, “Телеграм”ның шифрлау ачкычларын күрсәтергә теләмәве җәмгыятькә куркыныч тудырырга мөмкин. Мессенджер вәкилләре исә суд карарына шикаять белдерергә җыенулары турында хәбәр иткән. Бу сүз иреген кысу түгелме?
-
Роберт Миңнуллин: Телне беркем дә "5"легә белә алмый
“Башкалар да белсеннәр: мин телгә битараф түгел, әйбәт беләмме-юкмы – анысы икенче мәсьәлә”, - ди шагыйрь.
-
Чистай янында крокодилга тап булганнар (ВИДЕО)
Әлеге экзотик хайванга Чистай районы Татар Сарсазы авылы янында җирле яшәүчеләр тап булган, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.
-
Ата-аналар татар теленнән имтихан яза
Казанда сынауны 30 кеше тапшыра.
-
Күрде инде газиз башлар...
Безнең балачак булмады бугай… Булса да, бик кыска иде ул.
-
Хаҗ-операторлар мөселманнарга яшь вакытта хаҗ кылырга киңәш итә
Татарстанның хаҗны оештыру белән шөгыльләнүче әйдәп баручы компанияләре үз киңәшләрен бирде.
-
Яшьләрнеке яшьләрчә, олыларныкы сыйфатлырак
Аш-су әзерләүче бер танышым узган ел эшмәкәргә әйләнеп китте: туганнары белән бергә кафе ачтылар. Күрешкән саен, әллә уйнап, әллә чынлап, кафесына эшкә чакыра. Аш кына пешереп торырсың, башка берни кушмабыз, ди. Махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаган яшьләр дә күп бит, дим. Алар пицца, торт, шуның ише кабымлыклар әзерләүгә оста булса да, гап-гади шулпадан, тәмле итеп, аш пешерә белми икән.
-
Раиф Зиннәтуллин: Гаризалар буенча күп кеше татар теле укытулы яклы
“Йөз процент бала татар теленә каршы дип уйларга кирәкми”, – дигән фикердә методист.
-
Телеңне йотарлык пицца
Видеорецепт.