17 октябрь 2019 яңалыклары
-
Казан үзәгендә көпә-көндез кеше урлаганнар?
Мәгълүмат чараларында Казанда Игенчеләр сарае каршында ир – атны машинага салып, билгесез юнәлештә алып китүләре хакында хәбәр пәйда булган.
-
18 октябрьдә һава температурасы +9-11 градус булачак
Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
-
Ахырзаманнан качып, 9 ел базда яшәгәннәр
Чит илләрнең берсендә урындагы полиция хезмәткәрләре бер өйнең базында яшәүче гаиләне тапкан. 58 яшьлек ир һәм аның 6 баласы 9 ел дәвамында кеше белән аралашмый яшәгән. Алар шул рәвешле ахырзаманнан качып калырга уйлаган.
-
Эзмә авыл җирлегендә юл ремонтлары
Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегендә Эзмә, Иләбәр һәм Олыяз авылларының урам юллары ремонтланды. Эшне ООО "Рамазан" һәм АО "Сабинское МПП ЖКХ" башкарды.
-
Татарстанда үпкә күчереп утырту өчен операция ясый башлаячаклар
Республика клиник хастаханәсе үпкә трансплантациясе буенча Идел буе округында беренче төбәкара үзәк булачак.
-
Коръән мәгънәләренең татарча басмасын Казанда сатып алырга мөмкин
Китап 1000 данә тираж белән басылган.
-
17 тапкыр Россия чемпионы "Динамо-Казан" командасына дәүләт бүләкләре бирелде
"Динамо-Казан" командасы суперлигада унҗиденче тапкыр Россия чемпионы исемен яулады.
-
Авылда яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырга җыеналар
Авылда яшәүче хатын-кызларның эш көнен кыскарту турында закон проектын Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә агачка яндырып рәсем ясау дәресләре
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә «Агачка яндырып рәсем ясау» исеме астында дәресләр уткәрелде. Бу төр кул хезмәте белән өлкәннәребез ничә яшьтә булуларына карамастан, бик теләп һәм кызыксынып эшләделәр.
-
ПУТИН СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕН МОТИВАЦИЯЛӘҮ БУЕНЧА ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘРГӘ КУШКАН
Россия Хөкүмәте мәктәпләрдә тәрбия эшләренең нәтиҗәлелеген һәм урта мәктәп укучыларының социализация дәрәҗәсен арттыру максаты белән сыйныф җитәкчеләрен мотивацияләү буенча программа тәкъдим итәчәк. Бу – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе. Әлеге программаны министрлар кабинеты һәр регионның идарә органнары белән берлектә әзерләп, 1нче мартка чаклы тәкъдим итәргә тиеш. Әлеге программа га җаваплы кеше буларак премьер-министр Дмитрий Медведев билгеләнгән.
-
Казанда СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров урамы барлыкка киләчәк
Совет районындагы урамга яңа исем биреләчәк.
-
“Татар Җыры” фестиваленең юбилеенда 20 елның иң шәп хитлары бүләкләнәчәк
21 декабрьда “Пирамида” концертлар залында узачак тамашага билетлар сатыла.
-
Үлем җәзасы яңадан кертелерме?
2015 елда – 1,7 мең, 2016 елда 2,2 мең балигъ булмаган бала үтерелгән.
-
Иске Икшермә авыл җирлегендә урам юлларын ремонтлау эшләре бара
Иске Икшермә авыл җирлегендә “күп фатирлы йортларның йорт яны территориясе " программасы буенча урам юлларын ремонтлау эшләре бара”. Эшләр Иске Икшермә авылының Ленин урамында күп фатирлы йортлар территориясендә алып барыла.
-
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында "балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү" темасына семинар
Саба 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында "Тормыш иминлеге фәнни үзәге"" дәүләт бюджет учреждениесе һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү» темасына тәрбиячеләр өчен республика семинары булып узды.