Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында "балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү" темасына семинар

Саба 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында "Тормыш иминлеге фәнни үзәге"" дәүләт бюджет учреждениесе һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү» темасына тәрбиячеләр өчен республика семинары булып узды.

Район тәрбиячеләре алдында "Тормыш иминлеге фәнни үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Попов Валерий Николаевич һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Ананьичева Любовь Тимофеевна чыгыш ясадылар.  Алар педагогларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү үзенчәлекләре белән таныштырдылар. Территориаль идарә башлыгы Анфимов Сергей Геннадиевич күп еллык нәтиҗәле хезмәттәшлек, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен киметү, балаларда юлда куркынычсызлыкның тотрыклы моделен формалаштыруда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Семинар барышында шулай ук Сабаның 2 нче номерлы «Әллүки” балалар бакчасы тәрбиячесе Сәйфетдинова Гөлшат Зөфәр кызы үзенең автор эшләнмәләре турында сөйләде һәм Гафурова Ләйсән Зөфәр кызы Сабаның 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарда тәрбиячеләр нәтиҗәле эшләделәр һәм үзләре өчен бик күп яңалыклар белделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев