Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татар Җыры” фестиваленең юбилеенда 20 елның иң шәп хитлары бүләкләнәчәк

21 декабрьда “Пирамида” концертлар залында узачак тамашага билетлар сатыла.

21 декабрьда “Пирамида” концертлар залында “Татар Җыры” фестиваленең 20 еллык юбилеена багышланган тамаша була. Юбилей концертында 20 елның иң шәп хитлары бүләкләнәчәк. Билетлар сатыла башлады. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Оештыручалар булачак шоуның бөтен нечкәлекләрен әлегә сер итеп тота. Шулай да кайбер детальләр инде мәгълүм. Әйтик, масштаблы шоуның режиссеры кем булачагы ачыкланды. Әлеге вазифаны бу юлы Россия режиссеры һәм продюсеры Лина Арифуллина башкарачак. Күпләр аны 2000 еллар башында гөрләп узган “Фабрика звезд” телевизион тапшыруы аша белә.

Бүген дә Лина Арифуллина илебезнең иң популяр йолдызлары белән хезмәттәшлек итә. Үз командаңа шундый профессионалны чакыру алу – зур бәхет! Фестивальне куюда аның яңа карашы, әлбәттә, үз нәтиҗәсен бирми калмас, дип ышана оештыручылар.

“Татар Җыры” сәхнәсендә моңа кадәр елның иң популяр җырлары яңгыраган булса, юбилей концертында 20 елның иң шәп хитлары бүләкләнәчәк. Нинди җырлар турында сүз барганлыгы бәйрәм кичендә генә билгеле булачак. Шунысы тәгаен ачык: бу - тамашачы яхшы белгән һәм халык тарафыннан яратып кабул ителгән җырлар.

Грандиоз тамашага әзерлек инде күптән башланган. “Без тугры тамашачыларыбызны чын-чынлап шаккаттырырга телибез! Шуңа да сюрпризлар керешли үк башланачак!” дип вәгъдә итә оештыручылар.

21 декабрь "Пирамида" концертлар залында бары тик сез һәм бары сез яраткан җырлар, диелә әлеге хәбәрдә

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев