Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Ахырзаманнан качып, 9 ел базда яшәгәннәр

Чит илләрнең берсендә урындагы полиция хезмәткәрләре бер өйнең базында яшәүче гаиләне тапкан. 58 яшьлек ир һәм аның 6 баласы 9 ел дәвамында кеше белән аралашмый яшәгән. Алар шул рәвешле ахырзаманнан качып калырга уйлаган.

Балаларга 16-25 яшь. 25 яшьлек егет баздан качып чыгып, урындагы барменга болай яшәүдән туюы турында сөйләгәч генә гаилә турында билгеле була.

Гаиләдәге кече яшьтәге балалар беркем белән дә аралашмаганлыктан, үзләрен Җир йөзендә бердәнбер кешеләр дип уйлаган.

Гаилә башлыгы, полиция хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итүдән баш тартканга, кулга алынган. Хуҗабикәнең кайда булуы билгесез.

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

Чыганак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев