Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

17 тапкыр Россия чемпионы "Динамо-Казан" командасына дәүләт бүләкләре бирелде

"Динамо-Казан" командасы суперлигада унҗиденче тапкыр Россия чемпионы исемен яулады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" чирәмдә хоккей клубын чираттагы җиңүләре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды. "Динамо-Казан" чирәмдә хоккей буенча ир-атлар командасы суперлигада катнашучы командалар арасында 17нче тапкыр Россия чемпионы исемен яулады. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спортчыларны, тренерлар составын, иганәчеләрне котлау чарасы Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов клуб уенчыларына рәхмәтен әйтте. "Чемпионатта җиңү җиңел түгел - осталык, тырышлык, характер билгесе ул. Һәм кемгәдер бу бик җиңел дип сизелсә, бу бөтенләй алай түгел!" - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада клубны алга таба үстерү өчен максатчан программа бар, уен кыры яңартыла, башка чаралар эшләнә. Без алга таба да югары казанышлар күрсәткән клубка ярдәм итәчәкбез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Динамо-Казан" клубы вәкилләренә спортта югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Динамо-Казан" баш тренеры Араик Маргарян республика җитәкчелегенә игътибарлары өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. "Мондый ярдәм спортчыларны җиңүләргә этәрә", - диде ул.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев