"Саба таңнары" газетасы - Саба районы
Терлекчелектә кышлату чоры тулы көченә кергәч, хуҗалыкларда эшлекле сөйләшүләр, бер-берсе белән эш тәҗрибәләре уртаклашулар ешайды.
Конкурс быел композитор Мансур Мозаффаровның 110 еллыгына багышланды.
Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә, Арча мәдәният йортлары хезмәткәрләре белән мәдәниятне үстерүгә багышланган семинар-укулар оештырылды.
Халыкара Аналар көне уңаеннан кичә "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Шәмәрдәндә тернәкләндерү үзәге күп балалы пенсия яшендәге аналарны кабул итте. Ял итүчеләр исемлеген төзегәндә иртә тол калып, балаларын ялгызы үстергән һәм гаиләсен уллыкка (кызлыкка) балалар алып тулыландырган аналарга өстенлек бирелде. Бүлектә барысы 20дән артык ветеран 7 декабрьгә кадәр ял...
"Игътибар - балалар" профилактика акциясе кысаларында "Юллар имин булсын" дигән конкурс игълан ителгән иде.
Алан-Елга авылында туган, 1941 елда фронтка алынган Кәрим Галимуллин сугышта күрсәткән батырлыклары өчен "Кызыл Йолдыз" һәм "II дәрәҗә Ватан сугышы" орденнары белән бүләкләнә.
27 ноябрь- Аналар көне - безнең гаилә өчен өчләтә бәйрәм. Беренчедән, нәкъ шушы көнне минем әнием туган.
Дәһшәтле 1941 елның 1 октябрендә Олы Кибәче авылында искитәрлек вакыйга була: өч хатын дүрт бәби алып кайта.
Башкалабызның "Ак Барс" Сараенда татарның милли спорт төре көрәш буенча узган ялларда үткән Татарстан чемпионаты сенсацияләргә бай булды. Бәйгедә узган елгы чемпионнардан нибары икесе генә үз титулларын саклап кала алды. Саба районы командасына исә 6нчы урын бирелде һәм призлы чыгучылар да артты. Шәхси беренчелектә Айдар Галиев - 2нче, Ленар Вафин...
Район үзәк хастаханәсе баш хисапчысы Асия Әсәт кызы Галимҗанованың хисап эше белән мавыгып счет төймәләре тарта башлаганына да ике дистә ел вакыт узып бара.
0