Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Дулкыннар”

Конкурс быел композитор Мансур Мозаффаровның 110 еллыгына багышланды.

Балалар иҗат үзәгенең актлар залында "Дулкыннар" конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Конкурс быел композитор Мансур Мозаффаровның 110 еллыгына багышланды. Конкурсантлар М.Мозаффаровның җырларын җырладылар, композиторга багышлап иҗат ителгән шигырьләр сөйләделәр, тормыш юлын чагылдырган рәсем номинацияләрендә көчләрен сынадылар. Конкурста кечкенә (1-7 сыйныф) һәм урта яшьтәге (7-11 сыйныф) 84 укучы катнашты. Бәйгедә республика турына иң сәнгатьле итеп сөйләүче нәфис сүз осталары, вокал (соло) ялгыз башкаручылар, вокаль ансамбльләр һәм рәссамнар сайлап алынды. Вокал буенча Ләйлә Закирова (Олы Арташ төп мәктәбе), Райнур Мансуров (Юлбат), вокаль ансамбльләр арасында Гөлшат Мәхмүтова, Гүзәл Хәйретдинова дуэты (Шекше), рәсем буенча Айдинә Мифтахова (Килдебәк), Булат Шәймиев (Завод-Нырты), Алсу Вәлиева (Олы Арташ), Айсылу Мөхәммәтова (Олы Шыңар) "Дулкыннар" конкурсының быелгы район турында беренче урынга лаек булдылар. Балалар иҗат йорты директоры Г.Шәфыйкова беренче I-II-III урыннарны яулаган җиңүчеләргә Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X