Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң яхшылары – Сабада

"Игътибар - балалар" профилактика акциясе кысаларында "Юллар имин булсын" дигән конкурс игълан ителгән иде.

Быел февраль аеннан Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Мәгърифәт" газетасы "Балаларның тормыш иминлеге нигезләре фәнни үзәге" дәүләт учреждениесе белән берлектә "Игътибар - балалар" профилактика акциясе кысаларында "Юллар имин булсын" дигән конкурс игълан иткән иде. Шушы көннәрдә ЮХИДИ идарәсендә әлеге конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Безнең районнан Шәмәрдәндәге "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячесе Равилә Хәмзина белән Югары Симет урта мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Дилә Гарифуллина "Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе" номинациясендә җиңү яулап, Дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Җиңүчеләрне ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев