Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • “Ел хисапчысы – 2011”

    Район үзәк хастаханәсе баш хисапчысы Асия Әсәт кызы Галимҗанованың хисап эше белән мавыгып счет төймәләре тарта башлаганына да ике дистә ел вакыт узып бара.

    Дөрес, хәзер хисаплау эшләрен заманча технологияләр җайга сала. Шулай да, техника никадәр генә көчле булмасын, аның артында утыручы хисапчы, экономистлардан белем таләп ителә. Төгәллек, тиешлене вакытында башкару да мөһим. Асия Әсәт кызы үзендә мондый сыйфатлар барлыгын көндәлек эш барышында коллективы каршында гына күрсәтеп калмый, мәртәбәле жюри алдында да исбатлады. Узган атнада башкалабыз Казан шәһәрендә узган "Ел хисапчысы - 2011" республика конкурсының бюджет оешмалары хисапчылары арасында беренчелекне алды ул.

    "Электрон почта аша конкурс турында хәбәр килгәч, үземне сынап карарга булдым. Беренче турда интернет челтәре аша сорауларга җавап бирдек. Ул турда 150ләп хисапчы катнаштык. Икенче турга узганнар 80ләп идек. Алар арасында бюджеттагыларга һәм хуҗалык исәбендә эшләүчеләргә (хозрасчет) аерым тест сораулары бирелде. Хезмәтемнең асылын аңлап эшләгәч, сорауларның барысы да таныш, бер дә катлаулы дип кабул итмәдем. 2008 елда да катнашып, беренчелеккә чыккан идем", - ди тәҗрибәле хисапчы. Мондый хисапчыга зур коллективны ышанып тапшырырга була билгеле. Шуңа күрә дә озак еллар биредә эшли ул. Гәрчә, авыл хуҗалыгы институтының экономика бүлеген тәмамалагач, беренче хезмәт елын авыл хуҗалыгында башлап җибәрсә дә. Әлки кызы Асия Галимҗанова Сатыш авылы егете Рафилгә тормышка чыга, бергәләп ул һәм кыз үстерәләр.

    Һөнәри осталыкны күрсәтүче әлеге конкурста катнашучыларның саны елдан ел артып бара. Һәм анда безнең Саба хисапчысы призлы урын алган икән, әлбәттә безгә горурланырга һәм аңа алга таба да хезмәт уңышлары теләргә генә кала.

    З.Сәмигуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: