"Саба таңнары" газетасы - Саба районы
Татарстан Республикасында 20 октябрьдән башланган "Җәяүле, үз юлыңнан йөр!" социаль кампаниясе бара.
Иске Мичән авылында туган Миннегөл апа яшь чагында маңгаена алкаланып төшкән бөдрә кара чәчләре астыннан утлы күмер төсле күзләре белән сирпеп караучы матур кыз була.
21 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә 14 яше тулган яшүсмерләргә Россия гражданы булуларын раслаучы шәхси документ - паспортлар тапшырылды.
17 ноябрьдә Саба спорткомплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында бадминтон буенча ярыш үткәрелде.
Сишәмбе көнне инвалидлар арасында кул көрәше (армспорт) буенча уздырылган район беренчелегендә 15 авыл һәм шәһәр җирлегеннән барысы 37 кеше катнашты.
Шимбә көнне Сабада һәм Шәмәрдәндә көзге ярминкәләр үткәреләчәк. Халыкка оешма-предприятиеләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары, эшмәкәрләр җитештерелгән продукция тәкъдим ителәчәк.
Кадерле әниләр! Киләсе якшәмбедә без сезнең бәйрәмне - Әниләр көнен зурлап билгеләп үтәбез, җир йөзендәге иң бөек затларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Матур бәйрәм көнендә Әниемне котлыймын. Зур бәхетләр сәламәтлек Изге теләк телим мин.
Эленеп-эленеп уйный Тәүге карлар, Төшәләр дә, эреп бетәләр. Тик шулай да түбә кыегына: "Кыш җитә" дип язып үтәләр.
Мамыктай ап-ак кар Әйләнә һавада. Һәм ята ул җиргә Тын гына ява да.
Әнием! Иң сөекле кешем, Юк синнән кадерле беркемем.
Мин бәхетле, мәктәптән кайтуыма Әнием торса көлеп. Шатлыгымны уртаклашса "Кайттыңмы, балам", -диеп.
Әнием, син минем кадерлем, Йөрәгемнең иң-иң түрендә. Үзем күптән әни, тик шулай да Сабыең мин синең бүген дә.
Әниләр! Без сезгә һәрвакыт бурычлыбыз. Сез безгә нинди матур тормыш бүләк иттегез, төн йокыларыгызны калдырып, бишек җырларын көйләп үстерәсез.
Дөньяда барлык кешенең дә күңел түрендә зур урын алып торучы бер зат була. Ул безне бу җиргә китерүче - Ана!
0