Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

КУЛ КӨРӘШТЕРДЕЛӘР

Сишәмбе көнне инвалидлар арасында кул көрәше (армспорт) буенча уздырылган район беренчелегендә 15 авыл һәм шәһәр җирлегеннән барысы 37 кеше катнашты.

Ярышлар яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан район инвалидлар оешмасы белән берлектә оештырылды. Хатын-кызлар арасында 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә беренче урынны Кәүсәрия Яруллина, югары үлчәүдә Лесхоздан Любовь Иванова алды. Ир-егетләр арасында җиңел үлчәүдә Лесхоз бистәсеннән Рөстәм Заһидуллин, 60-75 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә - Олы Кибәчедән Айнур Гатиятов, авыр үлчәүдә Сабадан Азат Әхмәтов җиңү яулады. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары бирелде. Сабадан Зөфәр абый Вәлмиев ярышта иң өлкән катнашучы буларак бүләкләнде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев районның җыелма командасына шимбә көнне Балтачта үткәреләчәк Татарстан Республикасы чемпионатында уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев