Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 14 июнь 2013 яңалыклары

    • 14 июнь 2013 - 12:28
      Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина: "Медпунктка килүчеләр кайчакта фельдшерыбыз Зөмәрәнең ипле мөгамәләсеннә сихәт алып, нигә килгәннәрен онытып кайтып китә".
      Табибның теле - ярты дару, диләр. Безнең фельдшерга бик тә туры килә бу сүзләр, - ди Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина.
      504
      0
      0
    • 14 июнь 2013 - 11:53
      Олы Кибәче урта мәктәбендә оешкан “Дуслык” лагере “Зөлхиҗҗә” чишмәсендә экскурсиядә
      Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә оешкан "Дуслык" лагеренда 30 бала ял итә. "Барс" һәм "Юни" отрядларына бүленгән укучыларның һәр көне иртәнге линейка һәм гимнастика белән башлана.
      572
      0
      0
    • 14 июнь 2013 - 11:23
      Газетабыз укучылары арасында лотерея уены оештырыла: шәп призлар уйнатылачак
      Хөрмәтле укучыларыбыз! 2013 елның икенче яртысы өчен "Саба таңнары" газетасына язылу ахырына якынлашып килә. Кампаниянең үзенчәлек ягы шул: "Хат ташучылар" бәйгесе һәм лотерея уены. Бәйгенең "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңүчене 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Бәлки районыбыздан да шушы бүләккә лаеклы яисә призер булучылар табылыр. Ә...
      893
      0
      0
    • 14 июнь 2013 - 10:45
      "Казан Арена" стадионы Универсиада кунакларын кабул итәргә әзер
      "Казан Арена" стадионы директоры Радик Миннәхмәтов сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәйданда Универсиада ачылышы тантанасының репетицияләре бара. Спорт аренасы беренче кунакларны 6 июльдә кабул итәчәк. "Спорт уеннарын караучыларга уңайлы булсын өчен, эшчеләр соңгы төзекләндерү эшләрен алып баралар", - ди директор.
      606
      0
      0
    • 14 июнь 2013 - 09:52
      28 июньдә Сабага Универсиада уты киләчәк
      48 факел йөртүче Бөтендөнья студентлар уеннары символын шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап алып барды. XXVII Бөтендөнья студентлар уеннары уты эстафетаның Россия этабында 26 нчы шәһәргә килеп җитте. Кичә Пенза халкы Универсиаданың төп символын каршы алды. Пензада ут эстафетасы Шәһәр яны вокзалыннан старт алып, шәһәрнең урамнары һәм мәйданнары буйлап узды һәм...
      557
      0
      0
    • 14 июнь 2013 - 09:44
      Урманга рөхсәтсез кергән өчен – 1000 сум штраф
      Россия урманнарындагы һәр ун янгынның тугызы кеше гаебе белән килеп чыга. Шуңа күрә хакимияттәгеләр әлеге тәртип бозучылар белән тагын да катырак көрәшергә уйлый. Янгын чыгу куркынычы аеруча зур булган чорда халыкка урманга керү катгый тыела, юкса кесәңнән 1 мең сум күләмендә акча чыгарып салырга туры киләчәк. Әгәр дә урман сакчылары...
      495
      0
      0
    • 14 июнь 2013 - 06:04
      Сөтчелек фермаларында узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт керемен арттыруга ирештеләр
      Сөтчелек фермаларында җәйге чорда мул продукция савып калу өчен зур тырышлык куела. Хуҗалыклар узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт керемен арттыруга ирешәләр. Бер сыердан савып алынган сөт район буенча уртача - 18,5 килограмм. Узган елның шушы чорында - 17,1 килограмм иде. Район буенча аеруча "Кибәче" бүлекчәсе (23,3 килограмм), "Курсабаш"...
      469
      0
      0
    • 14 июнь 2013 - 06:02
      Хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дәвам итә
      Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 12 июньгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Барлыгы 1416 тонна сенаж тупланган. Шуның 726 тоннасы пленкага төрелгән. "Саба" җәмгыятенең "Кибәче" бүлекчәсе - 300 тонна, "Олыяз" хуҗалыгы - 280, "Симет" хуҗалыгы - 200 тонна сенаж әзерләгән. 498 тонна печән хәстәрләнгән.
      557
      0
      0
    • 14 июнь 2013 - 05:56
      Бәйрәмегез белән, медицина хезмәткәрләре!
      Хөрмәтле табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитарлар, фармацевтлар, медицина хезмәте ветераннары! Сезне сәламәтлек сагында торучы ак халатлы кешеләргә тирән ихтирам белән сугарылган һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлыйбыз. Гиппократ вакытыннан бирле тән һәм җанны дәвалау иң авыр, иң намуслы эш булып санала. Медицина профессионализм, кызгана белү, шәфкатьлелек, кешелеклелек кебек сыйфатлар соралган өлкә...
      507
      0
      0
    Реклама