12 июль 2013 яңалыклары
-
Универсиада - 2013: 12 июльгә медальләр зачеты
# Код страны T 1 RUS 74 37 31 142 2 CHN 12 16 6 34 3 JPN 12 13 17 42 4 KOR 12 7 8 27 5 UKR 7 15 19 41 6 RSA 6 3 2 11 7 USA 4 4 4 12 Мәгълүмат 15 сәгать 40...
-
Казанлылар, Универсиада спортчылары һәм кунаклары 13 нче июльдә Казан Сабан туена барачак
"Казанда 13 нче июльдә узачак татар халкының милли бәйрәме Сабан туена XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада катнашучы барлык спортчылар, клиент төркемнәре, шәһәрнең башка кунаклары барачак", - диде ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина. "Сабантуй программасы бик бай булачак", -диде ул, әмма халык өчен әзерләнгән сюрпризларның әлегә сер булып саклануы турында хәбәр...
-
Укы һәм субсидия ал
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына укыту, квалификация күтәрү, шулай ук эшмәкәрлек компетентлыгын үстерү белән бәйле белем бирү өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләр чыгымнарын каплауга субсидияләр бирү өчен заявкалар сайлап алуга конкурс игълан итә. Субсидия кыска вакытлы (72 сәгать) һәм тематик-проблемалы семинарларда (72 сәгатьтән 100 сәгатькә кадәр) укыту өчен...
-
Сабада ТИСБИда белем алучыларга Диплом тапшырдылар [+фото]
Балалар иҗат йортында ТИСБИ идарә университетында читтән торып махсус урта белем алучыларга Диплом тапшыру тантанасы булды. Быел 4 кеше - юрист, 4 кеше - бухгалтер һәм 25 кеше "Салым эше" белгечлеге буенча диплом алды. ТИСБИ идарә университетының Саба районы буенча кураторы, "Росгосстрах" иминиятләштерү җәмгыятенең Саба агентлыгы җитәкчесе З.Иксанова сүз алып,...
-
Лесхоз бистәсе янындагы буада үткән балыкчылар спорт бәйгесенә 60тан артык балыкчы килде
Беренче карашка балык тотуның әллә нәрсәсе юк кебек, ул һәркем кулыннан килердәй эш сыман тоела. Ә менә елга буена барып, суга кармак ташлый башласаң, балыкны һәркемнең дә эләктерә алмавына инанасың.
-
Күптомлы “Татарстанның тыл геройлары” хәтер китабы дөнья күрәчәк
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышындагы тыл хезмәтчәннәренең героик хезмәте турындагы истәлекне мәңгеләштерү максатында "Татарстан Республикасының тыл геройлары" күптомлы хәтер китабы дөнья күрәчәк. Министрлар Кабинетының бу хактагы 628 санлы боерыгы апрель аенда чыкты. Боерык нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына Бөек Ватан сугышының тыл геройлары исемлеген...
-
Фаҗига: Казан-Шәмәрдән юлында бер бәндә велосипедта барган кешене бәрдереп, җинаять урыныннан качып киткән
9 июнь төнендә, 1сәгать 15 минутта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегенә Казан- Шәмәрдән юлының 120нче километрында мәет табылуы турында телефоннан хәбәр алына. Билгесез кеше автомобильдә велосипедта барган кешене бәрдереп, җинаять урыныннан качып киткән! Бүлек хезмәткәрләре шунда ук эшкә керештеләр. Мәет табылганда әле аның кем икәнлеге дә, шулай ук велосипедчыны...
-
Районыбызда халыкка 1877 тонна печән өләшенгән
Хәзер рәхәт, печәнне капка төбенә китереп бирәләр, дип сөенә авыл халкы. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча районда халыкка 1877 тонна печән өләшенгән. Бу күрсәткеч - "Туган як" җәмгыятендә - 220, "Курсабаш"та - 229, "Алтын Саба-М" җәмгыятендә - 200 тонна."Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе "Килдебәк" бригадасы белән берлектә хезмәтчәннәргә...