Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗига: Казан-Шәмәрдән юлында бер бәндә велосипедта барган кешене бәрдереп, җинаять урыныннан качып киткән

9 июнь төнендә, 1сәгать 15 минутта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегенә Казан- Шәмәрдән юлының 120нче километрында мәет табылуы турында телефоннан хәбәр алына. Билгесез кеше автомобильдә велосипедта барган кешене бәрдереп, җинаять урыныннан качып киткән! Бүлек хезмәткәрләре шунда ук эшкә керештеләр. Мәет табылганда әле аның кем икәнлеге дә, шулай ук велосипедчыны...

9 июнь төнендә, 1сәгать 15 минутта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегенә Казан- Шәмәрдән юлының 120нче километрында мәет табылуы турында телефоннан хәбәр алына. Билгесез кеше автомобильдә велосипедта барган кешене бәрдереп, җинаять урыныннан качып киткән! Бүлек хезмәткәрләре шунда ук эшкә керештеләр. Мәет табылганда әле аның кем икәнлеге дә, шулай ук велосипедчыны нинди маркалы автомобиль бәреп киткәнлеге дә билгеле түгел иде. Шаһитлар да юк. Шунлыктан бу кыңгыр эшне асылда ачылмый калачак җинаятьләр категориясенә кертергә мөмкин булыр иде. Вакыйга урынын тикшерү вакытында кара төстәге пластик кисәге табылды. Полиция хезмәткәрләре андый кыйпылчык тагын төшеп калмадымы икән дигән фикергә килеп, җәяүләп юлны тикшерә-тикшерә 7 километр юл үтәләр. Нәтиҗәдә участок вәкаләтлесе Р.Закиров юл чатында тагын бер пластик кисәге таба. Ике кисәкне чагыштырып караганннан соң бәрдерүченең "ЛАДА-217230" автомобилендә булганлыгы ачык­ланды. Шулай итеп, җинаять урыныннан качып китүче яшәү ихтималы булган территориядә икесе Саба, берсе күрше районга кергән өч торак пункт кала. Нәтиҗәдә шул авылларның берсендә ишек алларын тикшерү барышында алдан фаразланган автомобиль табылды. "Кайнар эз"дән бару юлда кеше бәрдереп китүчене 6 сәгать эчендә ачыкларга мөмкинлек бирде.

Фәрит Вафин,

полиция начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X