Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада ТИСБИда белем алучыларга Диплом тапшырдылар [+фото]

Балалар иҗат йортында ТИСБИ идарә университетында читтән торып махсус урта белем алучыларга Диплом тапшыру тантанасы булды. Быел 4 кеше - юрист, 4 кеше - бухгалтер һәм 25 кеше "Салым эше" белгечлеге буенча диплом алды. ТИСБИ идарә университетының Саба районы буенча кураторы, "Росгосстрах" иминиятләштерү җәмгыятенең Саба агентлыгы җитәкчесе З.Иксанова сүз алып,...

Балалар иҗат йортында ТИСБИ идарә университетында читтән торып махсус урта белем алучыларга Диплом тапшыру тантанасы булды. Быел 4 кеше - юрист, 4 кеше - бухгалтер һәм 25 кеше "Салым эше" белгечлеге буенча диплом алды. ТИСБИ идарә университетының Саба районы буенча кураторы, "Росгосстрах" иминиятләштерү җәмгыятенең Саба агентлыгы җитәкчесе З.Иксанова сүз алып, уку йортын тәмамлаучыларга изге теләкләрен җиткерде, уку алдынгыларына, җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга ректоратның Рәхмәт хатларын да тапшырды. "Сезнең белән йөрәгемнең иң якты өлеше дә китә. Бәхетле булыгыз, үзегезне саклагыз. Тормышта үз урыныгызны дөрес табыгыз",- диде куратор. Диплом алучылар яңа белгечлекләре буенча эшләргә җыена да. "Туган як" җәмгыятендә 20 ел "КамАЗ" автомобилен йөртүче Фәнәвил Садыйков та һөнәрен алыштырырга уйлый. "Гомер буе машинада йөреп булмас, эш табасы була инде",- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X