Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 31 март 2014 яңалыклары

    • 31 март 2014 - 16:10
      Салсаң, алкотестрга үпкәләмә
      Районда 28-29 март көннәрендә ЮХИДИнең республика идарәсе, район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең участок вәкаләтлеләре белән белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын кисәтү максатында рейдлар үткәрелде. Аның барышында аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән өч йөртүче тоткарланды. Мисалга, 29 март кичендә Явлаштау авылында тоткарланган А.ның канында алкотестр...
      215
      0
      0
    • 31 март 2014 - 07:03
      Бурятиядән кунаклар килде [+фото]
      28 мартта районга Бурятия республикасының "Гостехнадзор" идарәсе начальнигы урынбасары Радна Ешеев һәм шул республиканың белгечләре килде. Тәҗрибә алмашу максатыннан килгән кунаклар иң элек "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятендә техник карау үткәрде, "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында робот белән җиһазландырылган комплекста булды. Шулай ук, Лесхоздагы орлыкчылык-селекция үзәге эшчәнлеге белән танышты. "Агач орлыктан да үсәмени...
      271
      0
      0
    • 31 март 2014 - 06:42
      Нәүрүз бәйрәмендә җыр-биюләр тынып тормады
      Нурхан Дәүләтов фотолары.
      315
      0
      0
    • 31 март 2014 - 06:34
      Нәүрүз бәйрәмендә ярминкә гөрләде, казанда тәмләп ботка пеште
      Нурхан Дәүләтов фотолары.
      333
      0
      0
    • 31 март 2014 - 06:00
      Сәнгать мәктәбендә – бакча балалары
      28 март көнендә "Кыңгырау", "Шатлык", "Әллүки" балалар бакчаларының әзерлек, зур һәм урта төркем балалары Саба балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр. Космик кораблен күзаллап төрле планеталарга юл тоттылар. Бер планетадан икенче планетага сәяхәт җыр-биюләр, уен коралларында башкарган әсәрләр белән үрелеп барды. Юлларында очраган каршылыкларны җиңү балаларга берни тормады. Салават күперенең 7...
      283
      0
      0
    • 31 март 2014 - 05:52
      Районда вируслы сулыш юллары авырулары белән чирләп китүчеләр саны акрынлап кимүгә таба бара.
      Узган атнада районыбызда 187 кешегә ОРВИ диагнозы куелган булса, бу атнада поликлиникага мөрәҗәгать иткән 125 кешенең вирус белән йогышлануы ачыкланган. Шуларның 84е - балалар. Поликлиникага килүчеләр кимү ягына үзгәрсә дә, табиб-эпидемиологлар әйтүенчә, районда эпидемия бусагасы әлегә нормадан 2,5 тапкыр югары булып кала. Шуңа күрә профилактика чаралары күрергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен...
      303
      0
      0
    • 31 март 2014 - 04:15
      Тәкъдимнәр буа буарлык
      Быел районда капиталь ремонтланырга тиешле күпфатирлы йортларның алтысы да Шәмәрдәндә урнашкан. Тендерны откан төзүчеләр шул максаттан эшкә март башында ук алындылар. Әйтик, җаваплылыгы чикләнгән "159нчы ПМК" җәмгыяте эшчеләре Фатих Кәрим урамындагы 17нче йортның алгы ягын җылытып сайдинг белән тышлауны төгәлләгән дә инде. Ремонт өчен 3,6 миллион сум акча каралган. Биш...
      356
      0
      0
    • 31 март 2014 - 04:11
      “Минималка” аз пенсиягә илтә
      Беркөнне Саба базарына сугылдым. Ял көн булуга карамастан, кеше бик аз. Шуңа сатучылар бергә җыелып сөйләшеп торалар. Араларында танышлар да күреп: "Сез көнгә берәр кием сата аласызмы соң?"- дигән сорау бирәм. Зарлана башларлар дигән идем: "Сатмасак, селкенеп йөрмәс идек, шушында эшләп көн күрәбез бит",-диделәр болар. Аннары 9 гектар җире булган...
      241
      0
      0
    Реклама