1 май 2014 яңалыклары
-
Чистайда террорчылар юк ителгән
Татарстанда мөфтигә һөҗүм итүдә һәм башка җинаятьләрдә катнашы булган террорчылар үтерелгән, дип хәбәр иттеләр ИТАР-ТАССка Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның мәгълүмат үзәгендә. "Озак вакытлы махсус операцияне тормышка ашыру барышында Россиянең Федераль куркынычсызлык хезәмәте эчке эшләр органнары белән бергә ТР территориясендә аеруча авыр җинаятьләр кылуда катнашы булган җинаять төркеме эшчәнлеге туктатылган", -...
-
Сабада Яз һәм хезмәт бәйрәмендә үткәрелүче мәдәни чаралар
1 май көнне Сабаның үзәк мәйданында (мәдәният йортында да булырга мөмкин)Җиңүнең 70 еллыгын каршылап авыл җирлекләре арасында узган "Бөек Җиңү яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда" дигән смотр-конкурсның йомгаклау концерты күрсәтеләчәк.башлана 19.00 сәгатьтә.2 майда район мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә "Бөек Җиңү яулап алганнарны чагылдырыйк әле җырларда" смотр-конкурс кысаларында Җаваплыклары чикләнгән "Ак...
-
Сабада “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” үтте
Ел саен илебездә 21-28 апрель көннәрендә "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" дип исемләнгән Бөтенроссия ирекле акциясе үтә. "Балкыш" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге акция кысаларында ялгыз яки авыр тормыш шартларында гомер кичерүчеләргә ярдәм күрсәтүне максат итеп куя. Игелекле чараларда үзәк базасында оештырылган ирекле "Волонтер" отрядының 30лап...
-
Йөзү буенча безнекеләр - икенче
26 апрельдә Балык бистәсендә Җиңүнең 69 еллыгына багышлап 2001-2002 елгы кызлар һәм алардан яшьрәкләр һәм 2000-2001 елгы малайлар һәм алардан яшьрәкләр арасында йөзү буенча районара команда турниры узды. 6 команда катнашкан ярышта сабалылар 3нче урынга чыкты. 8 команда ярышкан катнаш эстафетада райондашларыбыз 2нче нәтиҗәне күрсәттеләр. Җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән...
-
"Янгыннарның яртысыннан артыгы төнлә, 2ләр-3ләр тирәсендә чыга"
Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре апрельгә туры килүе символик мәгънәгә ия. Инде кар юк, ә җир әле яшеллеккә төренмәгән. Шушы вакытта янгын куркынычы икеләтә арта. Алдагы Май бәйрәмнәре дә уяулыкка чакыра. Шушы көннәрдә Сабадагы 129нчы янгын частенда булдык. Иң мөһиме, каушамау Безне уртача статистик янгын сүндерүче кызыксындырды. Ул 34-40 яшьләрдәге, 15...
-
Хөрмәтле райондашлар, Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!
Бу көндә һәркем үзен җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше итеп тоя, илдәге социаль үзгәрешләргә мөнәсәбәтен белдерә. Яз һәм Хезмәт бәйрәме - һәркемнең рухи халәтен күрсәтүче бәйрәм.
-
Аерым урыннарда юеш булса да, җилләгән басуларда кыр эшләре дәвам итә
Язгы кыр эшләре тулы куәтенә кереп бара. Басу-кырны сагынып хезмәткә чыккан игенчеләр, аерым урыннарда юеш булса да, җилләгән басуларда эшне дәвам итә. Ачык җирләрдә дым тиз юкка чыга. Шуңа да дым каплату кичектергесез. Һәр хуҗалык күпьеллыкларны, туңга сөрелгән мәйданнарны тырмалау, уҗымнарны тукландыру эшләренә кереште. Башка еллардан аермалы буларак, "Сатыш" филиалының...
-
Бүген күп дога кыла торган кичә
Бөтендөнья мөселманнары быел 1майдан 2 сенә каршы кичтә Рәгаиб кичәсен билгеләп үтәләр. Бу - сөекле Пәйгамбәребез гәләйһиссәлләмнең әтисе Габдулла белән әнисе Ваһаб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре.