Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 27 февраль 2015 яңалыклары

    • 27 февраль 2015 - 13:08
      Шәмәрдән авылы китапханәсенә язучы Тәлгат Нәҗмиев исеме бирелде [фоторепортаж]
      Кичә, 27 февраль көнне, Шәмәрдән авыл китапханәсенә районыбызның күренекле кешесе, язучы-публицист, озак еллар "Саба таңнары" газетасында мөхәррирлек иткән, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", "Татарстан язучыларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге" һәм "Бәллүр каләм" иясе, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исеме бирелде.
    • 27 февраль 2015 - 11:36
      "Ак Барс" җанатарлары плей-оффка әзер [+видео]
      Иртәгә Казанда "Ак Барс" хоккей командасы Гагарин кубогы өчен көрәшне башлый. Көндәше - Екатеринбургның "Автомобилист" командасы. Әлеге матчка хоккейчылар гына түгел, команда җанатарлары да әзерләнә - алар "Татнефть Арена" боз сарае янына җыелып, флешмоб оештырды. Интертат.ру
    • 27 февраль 2015 - 11:04
      Дару үләннәре җыеп та баерга була
      Кулланучылар берлегендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда дару чималын җыю арткан. Инде хәзер Татарстан даруханәләрен үзебезнең чимал белән тәэмин итү турында карар кабул ителгән. Дару үләннәре һәм җимешләренә сорау зур икән. Аның бер өлеше көзге-язгы ярминкәләрдә сатылган - шәһәр халкы күңеленә дәвалау җыелмалары бик хуш килгән. Татарстан кулланучылар берлегендә әйтүләренчә, кызыл миләш,...
    • 27 февраль 2015 - 07:55
      Америкада 67 ел бергә яшәгән пар бер үк көндә дөньядан киткән
      Калифорния штатында 67 ел бергә яшәгән ир белән хатын бер үк көндә дөньядан киткән. Флойд һәм Вайлет Хартвиглар 11нче февраль көнне үзләренең өйләрендә кулга-кул тотышкан килеш якты дөньядан китәләр. Аларның берсенә 90, ә икенчесенә 89 яшь тулган була. "Алар бергә китәргә теләделәр. Бу шулай булырга тиеш иде инде",- дигән кызлары....
    • 27 февраль 2015 - 07:18
      Йөргән кызына бүләк алыр өчен укытучысының акчасын урлаган
      11 нче сыйныф укучысы 5 000 сум акчаны сөйгәненә 8 Мартка бүләк алыр өчен урлый. Бу хәл Түбән Кама районы Благодатное авылында була. Урланган акчаны ул пакетка сала һәм мәктәп янында карга күмеп куя. Акчаларны табып алганнар. Хәзер тикшерү эшләре бара,- дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы. Егет балигъ булмаганнар...
    • 27 февраль 2015 - 07:08
      Әлмәттә фатирларында үлгән парга тап булганнар
      Шушы көннәрдә үз фатирларында үлгән ир белән хатынны табып алганнар. Аларның ничек үлгәнен белүче юк. Пар 21 февраль көнне үлә. Шуннан соң алар 5 көн яткан, аларны табып алучы булмаган. Иргә 33, хатынына 38 яшь булган. Алар караватта янәшә яткан. Үлемнең нидән килеп чыгуын хәтта судмедэкспертиза да белә алмаган,- дип...
    • 27 февраль 2015 - 07:01
      Иркә өченче тапкыр әни булырга җыена
      Җырчы Иркә үтә дә күңелле яңалыклар белән йөри. Озакламый ул өченче тапкыр әни булачак. "Кияүгә чыккач һаман шул бер эш инде, бәби генә табып ятам (көлә). Ирем Артур төннәрен тынгы бирми, алып кайтыйк, дип кенә тора. Менә нәтиҗәсе - өченче бәбине көтәбез. Эшләрне җайга салдык, дим иремә. Ходай биргәндә, картайганчы...
    • 27 февраль 2015 - 06:47
      Күңел ачу үзәгеннән 15 яшьлек мәктәп укучысын больницага озатканнар
      Казан күңел ачу үзәкләренең берсеннән 15 яшьлек мәктәп укучысын больницага озатканнар. Соңрак билгеле булганча, үсмер кыз яшьтәшләре белән хәмер эчкән һәм шуның белән агуланган. Җиденче сыйныф укучысының спиртлы эчемлекләр эчеп агулануын җитәкчеләр дә гадәттән тыш хәл дип атады. Шәһәрдә әти-әниләр патруленең эшен көчәйтергә уйлыйлар. Безнең гәҗит
    • 27 февраль 2015 - 06:23
      Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга акча бирелә
      Россия Президенты Владимир Путин "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаннан, Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында"гы указны имзалады. Әлеге документ нигезендә, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, фашистлар һәм аларның союзниклары оештырган концлагерь һәм гетто, кешеләрне башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган...
    • 27 февраль 2015 - 06:12
      Казанда кияү каенатасын пычак белән яралаган
      24 февраль кичендә Казанның Парковая урамындагы фатирыннан корсагы пычак белән яраланган 64 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып китәләр. Явыз ният белән аның сәламәтлегенә зыян салу шиге белән полицейскийлар зыян күрүченең киявен тоткарлаган. Беркайда да эшләмәүче һәм моңа кадәр хөкем ителгән 40 яшьлек әлеге ир-ат хәлләрнең ничек булганын сөйләп биргән. Аның сүзләренә...
    • 27 февраль 2015 - 05:54
      Итне хәзер граммлап алыштан
      Бәяләр барыбер арта. Чит илләрдән кергәне генә түгел, үзебезнекеләр җитештергән азык-төлеккә дә "уйный". Читтән кергән ризыкның бәясе доллар аркасында үсә дип ышандырырга тырышалар. Ә үзебезнең ризыкларга бәя нигә арта? Соңгы вакытта ит ризык­лары да сизелерлек кыйммәтләнде. Сәбәбе нидә? Кибетләрдә сыер итенең 1 килосы хәтта 1 мең сумга кадәр күтә­релде. Дөрес,...
    Реклама