Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда кияү каенатасын пычак белән яралаган

24 февраль кичендә Казанның Парковая урамындагы фатирыннан корсагы пычак белән яраланган 64 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып китәләр. Явыз ният белән аның сәламәтлегенә зыян салу шиге белән полицейскийлар зыян күрүченең киявен тоткарлаган. Беркайда да эшләмәүче һәм моңа кадәр хөкем ителгән 40 яшьлек әлеге ир-ат хәлләрнең ничек булганын сөйләп биргән. Аның сүзләренә...

24 февраль кичендә Казанның Парковая урамындагы фатирыннан корсагы пычак белән яраланган 64 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып китәләр. Явыз ният белән аның сәламәтлегенә зыян салу шиге белән полицейскийлар зыян күрүченең киявен тоткарлаган. Беркайда да эшләмәүче һәм моңа кадәр хөкем ителгән 40 яшьлек әлеге ир-ат хәлләрнең ничек булганын сөйләп биргән. Аның сүзләренә караганда, каенатасы белән бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, алар арасында талаш чыккан, нәтиҗәдә, ул пенсионерны пычак белән яралаган.

Хәзерге вакытта тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының 111нче маддәсендә каралган "Явыз ният белән сәламәтлеккә зыян салу" җинаять сыйфатлары буенча җинаять эше кузгатылган, диелә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X