Саба таңнары

8 март 2015 яңалыклары

  • 8 март 2015 - 07:07
    Теләче юлында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
    7 март көнне сәгать 15:29 минутта Теләче М7 юлының 900нче километрында юл-транспорт һәлакәте була - ике машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
    624
    0
    0
  • 8 март 2015 - 07:04
    Рәшит Шамкайның вак-төяк гонорарга йөрисе килми
    Соңгы вакытта юмор остасы Рәшит Шамкай бик күп сәнгать әһелләренең чыгыш ясау тәкъдимнәреннән баш тарта икән. Сәбәбен ул үзе аңлатты. "Әкренләп картаям, ахры. Өйдән бер дә чыгасы килми. Бик күп тәкъдимнәрдән баш тартам. Вак-төяк гонорарга йөрисе килми. Зуррак акча күрсәтсәләр, бәлки, уйлап карарга булыр иде. Әмма артыгын сузучы юк әле....
    509
    0
    0
  • 8 март 2015 - 06:53
    101 яшьлек Вазыйфа әби һаман “яучы көтә”
    Вазыйфа әби Галиева Саба районы Тенеки авылында тормыш күрә. Аның өч үзенчәлеге бар: беренчедән, аңа 101(!) яшь, икенчедән, аның исеме дә гадәти генә түгел, өченчедән, ул һәр җөмләсен уен-көлке, шаяру белән әйтә. Вазыйфа әби Галиева килене һәм оныгы тәрбиясендә гомер кичерә. Җиде ел элек, улы вафатыннан соң күзе сукырайган. Аяклары...
    459
    0
    0
  • 8 март 2015 - 06:51
    Казанда татар фильмнары күрсәтелә башлады
    Милли кино прокаты Рөстәм Рәшитовның "Айсылу" һәм Илдар Ягъфәровның "Күктау" картиналарын тамашачыга тәкъдим итү белән ачылды. Казанның "Мир" кинотеатрында Татарстанда төшерелгән фильмнар күрсәтелә башлады. Татарстанда төшерелгән татар фильмнарын тамашачыга күрсәтү идеясе Казан киносы көннәрен уздырганда барлыкка килә. Анда, кино сәнгатенең танылган шәхесләре белән бергә, яшь режиссерларны да күрергә мөмкин иде....
    386
    0
    0
  • 8 март 2015 - 06:39
    Бүгенге көндә фермерлар ит-сөт эшкәртү, сату өчен төрле юлларын эзли [+фото]
    Әйтик, савып алынган сөтне каймак, катык яки май итеп сату күпкә отышлырак. Әмма мәшәкатьле. Шулай да Райнур Әхмәтов кебек егетләр курыкмыйча тотына бу эшкә. Юкка гына Мәскәү шәһәрендә узган Россия фермерларының XXVI съездында республикадан делегат булып катнашмады ул. Районның фермерлар берләшмәсен дә җитәкли. Ә болар барысы да туган җирне ярату,...
    502
    0
    0
  • 8 март 2015 - 06:35
    Хезмәтләрен хөрмәтләп
    Агросәнәгать комплексы белгечләрен әзер­ләү­дә намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен Саба аграр көллияте сәркатибе Фалиянур Фәрвәретдин кызы Рамазанова Саба муниципаль районы башлыгының Рәх­мәт хаты белән бүләкләнде. Уку йортының документлар әйләнеше өл­кә­сендә намуслы хезмәте өчен Саба аграр көллиятенең махсус дисциплиналар укытучысы, өстәмә белем бирү педагогы Ринат Раян улы Сафин Саба муниипаль райо­ны башлыгының...
    14
    0
    0
  • 8 март 2015 - 06:31
    Иң матур бизәк - сабыйлар
    Рухсора Сәид кызы Худойбердиева көн дә ашыга-ашыга яраткан хезмәтенә килә. Юлда да уйлана ул булачак әниләр, хатын-кызлар турында. Табигать тарафыннан җирдәге тормышны дәвам иттерүчеләр итеп яратылган гүзәл затларның сәламәтлеге турында кайгырту - аның изге бурычы.
    1388
    0
    0
  • 8 март 2015 - 06:23
    8 Март бәйрәме
    Көннең яктылыгы - кояшта, Күкнең матурлыгы - йолдызларда, Җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда.
    567
    0
    0
Реклама