Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Еллар һәм Кешеләр

Иң матур бизәк - сабыйлар

Рухсора Сәид кызы Худойбердиева көн дә ашыга-ашыга яраткан хезмәтенә килә. Юлда да уйлана ул булачак әниләр, хатын-кызлар турында. Табигать тарафыннан җирдәге тормышны дәвам иттерүчеләр итеп яратылган гүзәл затларның сәламәтлеге турында кайгырту - аның изге бурычы.

Хәтта бурычы гына да түгел, балачак хыялы. Аз гына ялгышам бугай. Кыз, табиб булып эшләүче абыйсы үрнәгендә, иң элек уролог булырга хыяллана. Душәнбе медицина дәүләт университетына укырга кергәч, абыйсының киңәшен тотып гинекология буенча белем ала.

Таҗикстанда вәзгыять катлауланган, кризис көчәйгән елларда бәхет эзләп Татарстанга кайта аларның гаиләсе. Туып-үскән җиреңне калдырып, чит якларга чыгып китү җиңелләрдән булмый, әлбәттә. Чаллыда яшәүче хирург туганы гаиләсенә кайтып төшәләр. Табибә ханымга эш табылса да, иренә суд медицина эксперты вазифасы булмагач, анда төпләнеп кала алмыйлар. Абыйсы ярдәме белән республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәләр.

- Бер генә ел эшләрбез дә, туган якларыбызга китәрбез дип уйлаган идек. Әмма монда балалар да ияләнде, алар өчен дә яхшы булгач, калырга булдык. Сабада яши башлавыбызга 13 ел вакыт узды, - ди Рухсора ханым.

Туган илне сагыну хисе күңелдә яши. Шулай да татар халкының ярдәмчел, киң күңелле булуы яңа урынга ияләнергә нык ярдәм итә.

-Сабага кайткач та берничә урынга күченергә туры килде. Кайда гына яшәсәк тә, күршеләрдән бик уңдык. Балаларга дәрес әзерләшергә дә ярдәм иттеләр. Ирем Абдукодир үзбәк телен белә, үзбәк теле татар теленә якын бит. Шуңа күрә ул татар телен яхшырак аңлый, сөйләшә дә.

Худойбердиевларның гаиләсендә өч бала үсеп килә - Манижа, Фәридун, Әмин. Фәридун белән Әминнең урамда татарча сөйләшүләрен күреп сокланучылар бар. Бала­ларның өчесе дә татарча аралаша. Хәтта гаилә җыелгач та, таджик телендә башланган сөйләшү үзләре дә сизмәстән татарчага әйләнә икән. Татарлар арасында яшәү үзенекен иткәнме, бәлки гыйлемгә омтылыш көчле булудандыр, татар егет-кызлары вата-җимерә урысча сөйләшкәндә аларның йөрәге татар телен якын иткән

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев