Татарстанда язгы культуралар өчен билгеләнгән мәйданның 67 процентына орлык чәчелгән. Язгы бодай, арпа, борчак, кукуруз, шикәр чөгендере чәчү эшләре дәвам итә, дип белдерә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
382,2 мең гектарга арпа чәчелгән, бу фаразланганның 95 процентын тәшкил итә, бодай - 293,8 мең гектарга, борчак - 55,1...