Саба таңнары

13 август 2015 яңалыклары

  • 13 август 2015 - 12:04
    “Минем уңышларым – Татарстаным казанышлары” дип исемләнгән бәйгедә катнашырга өлгер
    Агымдагы елның 10 августыннан республикада "Минем уңышларым - Татарстаным казанышлары" дип исемләнгән бәйге башланып китте.
    1230
    0
    0
  • 13 август 2015 - 11:58
    Теләче районы Орымширмә авылында яшәүче хатын-кыз үз йортына ут төрткән [+фото]
    Соңгы айларда районда кинәт янгыннар саны артып китте, 2015 елның 7 августына кадәр ел башыннан Теләче районында 8 янгын очрагы теркәлгән, узган елгы статистика белән чагыштырганда бу 3кә күбрәк, бу вакытка 2014 елда 5 янгын булган. 5 август көнне 14 сәгать 40 минутта район янгын күзәтү бүлегенә Орымширмә авылыннан хәбәр...
    541
    0
    0
  • 13 август 2015 - 11:29
    Саба җәмигъ мәчете каршында оешкан җәйге балалар лагеренда чыгарылыш бәйрәме [+фоторепортаж]
    Бүген Саба җәмигъ мәчете каршында оешкан җәйге балалар лагеренда чыгарылыш бәйрәме узды. Лагерь 3 атна дәвамында эшләде. Анда балалар дин нигезләрен, өйрәнделәр, шулай ук белемнәрен дини конкурслар, викториналар аша ныгыттылар.
    463
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:31
    «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстанда «Останкино» төземәкче була
    «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе 2-3 миллиард сумлык проектка алынырга җыена. Казансу буенда төзеләчәк 12 катлы бина турында ТНВ генераль директоры Илшат Әминов «Бу Татарстан «Останкино»сы булачак», - ди. «Вечерняя Казань» газетасы хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында ул киләчәк проектының кайбер планнары белән уртаклаша. Барлык комплексны төзү 2-3 миллиард сумга төшәчәк...
    542
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:24
    Трамвайлар да бәрелешә ала [+фото]
    Гадәти булмаган хәл Ямашев проспектында, "Океан" тукталышы янында килеп чыккан. Көн төшкә авышкан вакытта булган трамвайлар бәрелеше хакында социаль челтәрләр аша хәбәр ителде. Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре һәлакәтнең килеп чыгу сәбәбен өйрәнә, зыян күрүчеләр булу-булмавы ачыклана. Интертат.ру
    468
    0
    0
  • 13 август 2015 - 10:18
    Ландыш Нигъмәтҗанованың машинасын буяганнар
    Татар эстрадасының якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова тамашачыларын үзенчәлекле клиплары белән һәрдаим сөендереп тора. Чираттагы клибы "Биклә мине күңелеңә" җырына төшерелгән. Анда җырчыны яңа образда - полиция хезмәткәре ролендә күрергә мөмкин. Клиптагы полиция машинасы, җырчының киеме, табигате - чит илнекенә охшаган, шуңа да клипны карагач, аның безнең якларда төшерелмәвенә ышанырга була....
    483
    0
    0
  • 13 август 2015 - 08:32
    Сабада кешечә яшәү өчен аена ничә сум кирәк
    Шәһәр җирендә гомер итүче россиялеләргә бер ай яшәр өчен ким дигәндә 23 мең сум акча кирәк. Авылда гомер итүче халыкның ихтыяҗы исә бераз кимрәк. Әгәр кесәләрендә бер ай эчендә туздырып бетерү өчен 17 мең сум акча булса, алар бик бәхетле булачак. Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда...
    493
    0
    0
  • 13 август 2015 - 07:05
    Кибет киштәләреннән чит ил шпротлары югалачак
    14 августтан Роспотребнадзор идарәсе Россия җирлегенә Польшада җитештерелгән балык консерваларын - шпротларны кертүдән туктата. "Зәйтүн маендагы шпрот" консерваларын тикшергәннән соң, идарә тармагы җитешсезлекләр барлыгын ачыклаган. Төгәлрәк әйткәндә, этикеткада язылган азык һәм энергетика кыйммәте турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәгән. Моннан тыш ризык составында да кайбер нормаларның бозылуы ачыкланган. Шуларны нигез итеп,...
    403
    0
    0
  • 13 август 2015 - 07:01
    Фатир баскан ир биш елга ирегеннән мәхрүм ителде
    Зәй шәһәр суды 44 яшьлек зәйлегә карата бер фатирга кереп әйберләр урлаган өчен хөкем карары чыгарды. Тикшерүләр барышында әлеге ир-атның төнлә белән балкон аша фатирларга кереп, 2 очракта әйберләр урлавы ачыкланды. Матди зыян бер очракта - 7 мең 82 сум, икенче очракта -1 мең 890 сум белән исәпләнә. Гаепләнүче үз...
    464
    0
    0
  • 13 август 2015 - 06:49
    Кукмара районында бер хатын-кыз үз-үзенә ут төрткән
    7 августта көндезге сәгать беренче яртылар тирәсендә Кукмара районы Аман-Оштырма авылында 52 яшьлек хатын-кыз үз-үзенә ут төртә. Утны әлеге ханымның балалары сүндерә, ул хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов җирле "Хезмәт даны"...
    439
    0
    0
  • 13 август 2015 - 06:23
    Казанда ике баланың янып үлүендә кем гаепле
    Кичә, 12 августта, Казанның Идел буе районы Имәнлек урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыгуы, бүлмәдә үзләре генә калган ике баланың вафат булуы, берсенең янгын сүндерүчеләр тарафыннан коткарылуы хакында хәбәр ителгән иде. Фаҗигале хәл турында тулырак мәгълүмат пәйда булды. Янгында 2009 һәм 2011 елгы ике малайның гомере өзелгән, аларның 2006 елгы апалары...
    400
    0
    0
  • 13 август 2015 - 06:14
    Өченче яки аннан соңгы балалар булса
    Россия Президенты Владимир Путин өченче яки аннан соңгы балаларны тәрбиягә алынган гаиләләргә айлык түләүләр билгеләү турындагы мәсьәләне карарга йөкләде. Хәзер Президентның май указларының берсе буенча төбәк хакимиятләре өченче бала яки аннан соңгылары туган гаиләләргә ярдәм итү өчен балага өч яшь тулганчы яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләрне билгели. Башкарылган эш турында...
    433
    0
    0
Реклама